Вакыйгалар хроникасы


Шәймиев - "Төбәк лидеры"

26 февральдә Мәскәүдә "Президент-Отель"нең Петр залында "Ел персонасы-2008" дигән Халыкара премия лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды.

"Төбәк лидеры" номинациясендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев лауреат буларак танылды. Бүләк аңа Татарстанның Россия Федерациясен-дәге Вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов аша тапшырылачак.
Әлеге премиянең 2001 елда РБК компанияләр төркеме тарафыннан гамәлгә куелуын искә төшерик. Ул илебез тормышына сизелерлек йогынты ясаган кешеләргә тапшырыла. Лауреатларны экспертлар советы билгели.

Әлеге абруйлы иҗтимагый бүләкнең сигез еллык тарихында күп кенә танылган сәясәтчеләр, дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләр, галимнәр, мәдәният, бизнес вәкилләре һ.б. лауреат исемен алды. 2008 елгы премия ияләре арасында да танылган шәхесләр байтак. Әйтик, "Роснано" дәүләт корпорациясе генераль директоры Анатолий Чубайс, Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл, РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова һ.б.


2009 елның 26 феврале