Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин: "Вәзгыятьне кулда тоту безнең хәлдән килә"

27 февраль көнне Россия Премьер-министры Владимир Путин "Бердәм Россия" партиясе җитәкчелеге белән очраша. Очрашуда партиянең Югары советы рәисе, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

Очрашуда Владимир Путин "Бердәм Россия" партиясе кече бизнеска ярдәм күрсәтү турындагы законны һәм икътисадтагы административ каршылыкларны юкка чыгаруны махсус контрольгә алырга тиеш, дип белдерде. "Закон үз көченә кергәннән соң төрле тикшерүләр һәм бизнеска комачаулык тудыручы шуңа охшаш башка гамәлләр кимергә тиеш. "Бердәм Россия" партиясе әлеге законны гамәлгә ашыруны махсус контрольгә ала алыр иде, намуссыз түрәләрнең аның принципларын юкка чыгаруына юл куймау да партиянең хәленнән килә", - диде Путин.

РФ Хөкүмәте Рәисе тикшерүләрнең саны кимү ул әле бюджет акчаларын янга калдыру да, дип белдерде. Ни өчен дигәндә, контроль чаралар үткәрүгә ел саен 160 миллиард сумнан артык акча тотыла.

Путин шулай ук Дәүләт Думасында монополиягә каршы законнарны камилләштерү һәм финанс базарындагы алдау очракларына каршы тору турындагы закон проектын өстенлекле тәртиптә тикшерергә кирәклеген әйтте.

Владимир Путин финанс-икътисади кризиска үзенең югары ноктасына җитәргә ерак әле, дип белдерде. "Без дөнья икътисадында барган процессларны күзәтәбез. Без аңа бәйле һәм шуны расларга мәҗбүрбез - кризис әле үзенең югары ноктасына да җитмәгән", - диде Путин "Бердәм Россия" партиясе җитәкчелеге белән очрашуда.

"Дөньяның икътисадлары аеруча нык үсеш алган Хөкүмәтләре тарафыннан күрелүче чаралар әлегә күзгә күренеп торган нәтиҗәләр бирми", - дип өстәде Путин. "Бу мондый хәл әле шактый озак сакланачак, дигән сүз. Яңа күтәрелешкә юл ачу өчен үзебезнең партнерлар белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә әле күп нәрсә эшләргә кирәк", - диде Хөкүмәт башлыгы.

Владимир Путин бюджетның яңа вариантын раслаганда чыгымнарның гомуми күләмен кыскарту күздә тотылмавы хакында белдерде. "Алдан игълан ителгәнчә, чыгымнарның гомуми күләмен кыскарту планлаштырылмый, ул хәтта бераз артачак та", - диде ул. Шуның белән бергә, аның сүзләренә караганда, акчаларның шактый өлеше кризиска каршы характердагы чараларны гамәлгә ашыруга, шулай ук пенсияләр, бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүгә, башка социаль йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдереләчәк.

Владимир Путин илнең оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен финанслауны тизләтергә кирәк дип саный.
Быелгы ел "кыен булачак, әмма бернинди катастрофа да килеп чыкмаячак", дип белдерде бердәмроссиялеләрнең лидеры, РФ Хөкүмәте Рәисе "Бердәм Россия" партиясе җитәкчелеге белән очрашуда. "Вәзгыятьне кулда тоту безнең хәлдән килә, - дип ышандырды В.Путин. - Без барлык проблемаларны да хәл итәчәкбез".

Бүген Владимир Путин агымдагы елда бюджет дефицитының арту мөмкинлегенә бәйле рәвештә бюджет кодексы нормаларына төзәтмәләр кертү кирәклеге турында да белдерде. "Безгә бюджет кодексына төзәтмәләр кертергә туры киләчәк, чөнки анда нибары 1 процент дефицит күздә тотыла, ә ул артыграк булачак", - диде ул. Путинның сүзләренә караганда, процент нисбәтендә дефицит АКШныкы кебек булмаса да, закон кысаларында билгеләнгәннән артыграк булыр дип көтелә.


2009 елның 27 феврале