Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровский белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты.

Михаил Пиотровский Казанга "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ибне Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы" күргәзмәсе ачылышында катнашу өчен килде.

Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровскийга Татарстанга игътибары һәм "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрлеге" проектына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренчә, бүген "Эрмитаж-Казан" үзәгендә ачылучы тема 922 елда Идел болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү хөрмәтенә төзелгән Болгардагы Истәлек билгесе экспозициясендә чагылыш тапкан. Аерым алганда, аның залларында Ибне Фадланның Болгарга сәяхәте маршрутының күләмле картасы, Болгар җирендә Ислам динен кабул итү тантанасы тасвирланган мозаика рәвешендәге панно урнаштырылган. Шулай ук монда “Яңарыш” фонды ярдәме басылган, татар, рус, инглиз, немец, гарәп телләрендә “Әхмәд ибне Фадланның Иделгә сәяхәте турында язмалар” китабы куелган.

Минтимер Шәймиев шулай ук "Яңарыш" фондының Попечительләр советы әгъзасы булган Михаил Пиотровскийга фонд эшчәнлегендәге яңа вакыйгалар турында сөйләде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе хәбәр иткәнчә, 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын төзекләндерү турында"гы Указны имзалады. Ул кунакны Болгар ислам академиясе бинасы проекты белән таныштырды.

Әңгәмә барышында Дәүләт Эрмитажының "Эрмитаж-Казан" үзәгендә булачак мәдәни проектлары турында да фикер алыштылар.

Очрашуда "Казан Кремле" музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте