Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты, ул традиция буенча “Ельцин кубогы” ITF сериясенең халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде. Быел турнирга беренче, Россиядә иң югары категория бирелде.

“Ельцин кубогы” халыкара ярышлары Казанның Теннис академиясендә 20 февральдә башланды. Турнир инде алтынчы тапкыр уздырыла, быел анда дөньяның 13 иленнән 19 яшькә кадәр булган 100дән артык спортчы катнаша.

Минтимер Шәймиев белән әңгәмә барышында Наина Ельцина турнирның географиясе киңәя, дип билгеләде. “Казанның Теннис академиясе игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә, яхшы уен өчен барлык шартларны да булдыра. Монда катнашучыларга да, җанатарларга да, һәм безгә, турнирның кунакларына да бик уңайлы”, - диде ул.

Очрашуда шулай ук РФ Президентының элеккеге киңәшчесе, “Б.Н.Ельцинның Президент үзәге" фонды идарәсе әгъзасы Владимир Шевченко, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Россиянең атаклы теннисчысы һәм тренеры, Россиянең атказанган спорт остасы Анастасия Мыскина, “Ельцин кубогы” ITF сериясенең халыкара теннис турниры директоры Мария Головизнина, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте