Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының уналтынчы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Парламентның уналтынчы утырышы көн үзәгендә беренче мәсьәлә буларак депутатлар “ТР җәмәгать хөкемдарларын сайлау турында” ТР Дәүләт Советы Карары проектын карадылар.

Алга таба беренче укылышта Татарстан территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законының  28 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Бу мәсьәлә буенча Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов доклад ясады.

Депутатлар берьюлы өч укылышта “Физик культура һәм спорт турында” республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын һәм дәүләт бүләкләре, янгын куркынычсызлыгы һәм хокук бозуларны кисәтү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү каралган өч законны кабул иттеләр.

Республика парламентарийлары шулай ук “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында”  Федераль законы таләпләрен бозуны бетерү хакында Татарстан Прокуроры тәкъдимен карадылар.

ТР Президентының дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Фәридә Волкова ТР Президенты тарафыннан кертелгән Татарстанда Конституцион мәхкәмәсе хөкемдарларына 70 яшькә кадәр эшләү хокукын бирү мәсьәләсе каралган  “Татарстан Республикасы Конституцион мәхкәмәсе турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тәкъдим итте.

Депутатлар Татарстан Республикасында Эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногмановның һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның докладын тыңладылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте