Вакыйгалар хроникасы


Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевка Болгар ислам академиясе төзелеше проектын тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка Болгар ислам академиясе төзелеше проектын тәкъдим иттеләр. 

Проектны «Татинвестгражданпроект» ДУП үзәк дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып эшләгән. Аның турында генераль директоры Гадел Хөснетдинов хәбәр итте. 

Проект буенча Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак. 

Болгар ислам академиясен төзү урынында истәлекле ташны 2016 елның 21 маенда - Идел Болгары исламны кабул итү көнендә - салганнар иде. 

Фикер алышуда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һәм ТР Диния нәзарәте рәисенең ислам мәгарифе буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.