Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Иннополиста булды

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТРның Югары Ослан районында урнашкан яңа Иннополис шәһәренә беренче тапкыр, танышу өчен килде.

Иннополисның ачылышы узган елның 9 июнендә булган иде, анда Махсус икътисади зона (МИЗ), Университет, спорт комплексы, заманча торак инфраструктура эшли, белем алу һәм һөнәри үсеш өчен зур мөмкинлекләр ачылган.

Минтимер Шәймиевне шәһәр белән "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм шәһәр мэры Егор Иванов таныштырды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе уку-укыту-лаборатория корпусында һәм Иннополис университеты тулай торагында булды. Университет илнең инновацион индустриясен сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерли.

Университет буенча экскурсияне ректор Александр Тормасов һәм проректор Искәндәр Бариев уздырды. Минтимер Шәймиев студентлар һәм укытучылар белән аралашты, студентларның нинди заманча шартларда яшәвен карады.

Аннан соң Минтимер Шәймиев "Иннополис" МИЗ технопаркының А.С.Попов исемендәге административ-эшлекле үзәгенә юнәлде. Игорь Носов технопаркның эшчәнлеге турында сөйләде һәм аның беренче резидентларының эш шартларын күрсәтте.

Шушында ук шәһәрне үстерү перспективалары турында эшлекле фикер алышу узды, анда шәһәр парк зонасын  Зөя елгасына чыга торган итеп үстерүгә аерым игътибар бирелде, ул яңа Иннополис шәһәрен, Зөя утрау-шәһәрлеген һәм "Казан" тау чаңгысы комплексын бердәм туристлык - рекрацион кластерга берләштерергә мөмкин. 

ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге беренче төзүчеләр - яңа шәһәр булдыручылар эшен югары бәяләде. Ул шартлар тудыруның мөһимлеген ассызыклады, ул вакытта Иннополис университетында яхшы белем алган яшьләр илдән читкә китмичә, туган республикаларында эшләргә калачак.

Минтимер Шәймиев шулай ук билгеләгәнчә, Татарстан СССР вакытыннан ук зур фәнни-техник потенциалга ия һәм радиоэлектроника, авиация, нефть чыгару һәм нефть химиясе кебек инновацион секторларда үсеш лидеры була. "Иннополис проекты - буыннар элемтәсе, традицияләрне дәвам итү генә түгел, бәлки IT-индустриягә һәм микроэлектроника, робот техникасы кебек югары технологияле тармакларга караган заманча шәһәр ", - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесен ТР Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, "Казанский ГИПРОНИИАВИАПРОМ" ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров, “Татинвестгражданпроект” ДУП вәкиле Илдус Әсәдуллин озата йөрде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте