Вакыйгалар хроникасы


Татарстан һәм РФ буенча Бөтендөнья банкы Меморандум нигезендә хезмәттәшлек итәчәк

21 июль көнне Казан Кремленда ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ буенча Бөтендөнья банкы директоры, Бөтендөнья банкының Мәскәүдәге даими вәкиле Клаус Роланд очрашты. Президент Резиденциясендә барган әлеге рәсми очрашу үзара хезмәттәшлекне киңәйтүне күздә тотып оештырылган иде.

Бөтендөнья банкы ягыннан анда социаль программалар бүлеге җитәкчесе Андрей Марков, авыл хуҗалыгы секторы җитәкчесе Дина Умали-Дейнингер, Россия программалары координаторы Андрей Сальников катнашты, Татарстан ягыннан – ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Мурад Гаделшин.

Әлеге чараны башлап, ТР Президенты М.Шәймиев кунакларны сәламләде һәм 2000 елдан бирле үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Бөтендөнья банкы вәкилләренә рәхмәт белдерде. Ике арада бер-берсенә карата ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашуын һәм Татарстанда шактый гына әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылуын, аларны санап тормастан, кайберләренең дәвам иттерелүен искәртеп, М.Шәймиев бүген Казан Ратушасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “Казан шәһәрендә югары белем бирү системасын үстерү” проектын тәкъдим итүен һәм аның тормышка ашырылуына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. “Дөньяда финанс мәсьәләсендә авырлыклар булуга карамастан, әлеге проектларны гамәлгә ашыручыларның инвестицияләрен әкренләп җәлеп итү зарур. Сезнең, Халыкара банкның тәҗрибәсе исә проектларның халыкның яшәешенә уңай йогынты ясау буенча югары нәтиҗәсе бар, алар заман таләпләренә җавап бирә”, - дигән фикердә Президент.

Республика башлыгы сүзләренчә, бергәләп 3 проектны – “Татарстан Республикасының муниципаль бизнес-картасы”, “Татарстан Республикасында инвестицияләр һәм эшмәкәрлек үсеше юлында административ киртәләрнең комплекслы бәяләнеше” һәм “Казан шәһәрендә югары белем бирү системасын үстерү”не гамәлгә ашыра башлау кирәк. Республика инициативасы белән 2010-2015 елларга мәгариф үсеше проекты булдыруга соңгы 2 дистә елда дөньяның зур үзгәрешләр кичерүе, икътисади тәртипләрнең үзгәрүе, ә бездә мәгариф системасының заман таләпләреннән артта калуы һәм балаларны укыту-тәрбияләү мәсьәләләрендә үзгәрешләр булмавы этәргеч бирде, дип аңлатты Президент. “Дөрес, илебез 100 процент белемле санала. Әмма без вакытны югалта барабыз, яшьләрне дөньяның хәзерге шартларына әзерләү мәсьәләсен, нишләптер, гел иртәгәгә калдыра киләбез”, - дип, әлеге проектның максатын Татарстанда мәгарифне көндәшлеккә сәләтле һәм заман таләпләренә туры килә торган югарылыкка күтәрүдә күрүен басым ясап әйтте ул.

Киңәш-табыш итүләрдән соң, очрашу ахырында Президент Минтимер Шәймиев һәм Клаус Роланд тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья реконструкция һәм үсеш банкы арасында 2015 елга кадәр стратегик хезмәттәшлек буенча Меморандум имзаланды. Әлеге документта яклар хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләрен карап тикшерү буенча уртак эш алып барырга, хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен һәм эш планын, механизмнарын билгеләргә, хезмәттәшлек программасын дәүләт хакимиятенең тиешле федераль органнары белән килештерергә тиешлекләре һ.б. күрсәтелгән.


2009 елның 21 июле




Шулай ук кара