Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты – мәңгелек!”

1 сентябрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында зур бәйрәм. Белем көне уңаеннан уку йортын котларга ТР Президенты Минтимер Шәймиев килгән иде. Аны ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы Рафис Борһанов озатып йөрде. Бүгенге көн - университет өчен икеләтә бәйрәм. Моннан 40 ел элек – 1969 елда хәзерге Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына нигез салына. Бүгенге көндә университет - мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирә торган алдынгы уку йортларының берсе. Анда 6 факультет, 3 уку институты эшли. Аларда китапханә-мәгълүмат, музыка, бию-хореография, икътисад-менеджмент һәм туризм, читтән торып уку факультетлары, театр-кино һәм телевидение, милли сәнгать һәм белем трансферы институтлары.

Тантананы ачканда университет ректоры Рифкать Йосыпов уку йортының шундый зур дәрәҗәгә ирешүен “хыял җимеше” дип атады. “Билгеле булганча, һәр кешенең тормышта үз хыялы бар. Илбашыбыз Минтимер Шәймиевнең хыялы бүген тормышка аша: Татарстаныбыз чәчәк ата. Университет ректорының да хыялы бар иде. Ул да булса, Татарстанда зур, алдынгы, үсешле югары уку йортын булдыру. 2000 елда безнең бу хыялын Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә күреп ала. 2002 елда академиягә университет статусы бирелә. Бүген белем йорты үсә, үзенең университет дип аталырга лаеклы булуын дәлилләп тора”, - дип белдерде Рифкать Йосыпов.

Уку йортының 40 ел эчендә Н.Крупская исемендәге Ленинград дәүләт медәният институты филиалыннан университет дәрәҗәсенә үсүен республика башлыгы Минтимер Шәймиев тә билгеләп үтте. “Бүген университет бинасында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Сезнең бай дөньягыз белән якыннан танышу миндә зур тәэсирләр уятты. Шатлыклы йөзләрегездә тыйнаклык нуры уйнаса да, сездә иҗат белән җитдилек янәшә атлый. Алар икәү бергә булганда, уңышларга ирешү кыен түгел. Университетта сәләтле җитәкчеләр, табигать сәләт биргән яшь буын вәкилләре елдан-ел ачыла тора. Минемчә, иң мөһиме – тормышта үз юлын табу. Сәләтле кешенең сәләте дөрес ачылса, ул кеше тормышта бәхет таба. Бүген университетның зур дәрәҗәгә ирешүе белән без чын рәвештә горурлана алабыз”, - дип белдерде Илбашы тантананы ачып җибәргәндә. Минтимер Шәймиев котлау сүзләрен университет мөгаллимнәренә, студентларга ирештерде. “Сез күп түгел. Күп булу кирәкми дә. Бүген сез үзегезне югары белемле кадрларны әзерләүче, Идел буе төбәгендә әйдәп баручы гыйльми үзәк дип йөртәсез. Югары статусны югалтмас өчен алга таба да эшләргә кирәк. Россиядә шундый университетлар күп булмас. Хәзер урта, югары белем бирү системасында үзгәрешләр бара. Без Татарстанда көндәшлеккә сәләтле кешеләрне үстерергә тиеш. Сезнең университет - бу максатны тормышка ашыруда әйдәп баручыларның берсе. Хәзерге заманда республикабыз үсешен тәэмин итүче көч ул – мәдәният. Дөньяны матурлык саклап калачак. Бу сүзләр нәкъ менә бүгенге көнгә туры килә. Мәдәният кеше аңын билгели. Мәдәният ярдәме белән төрле халыклар арасында тыгыз бәйләнешләр урнаштырып була. Университет безгә халкыбызның күп нәрсәгә сәләтле булуын ача. Милли сәнгатьне, мәдәниятне үстерүдә дә керткән өлешегез бәһасез. Нинди генә хәл килеп чыкмасын, сезнең университетыгыз яшәячәк. Ул – мәңгелек!”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Илбашы якын киләчәктә университет студентлары өчен тулай торак урыннары җитмәү, спорт комплексы булмау проблемаларын хәл итәргә сүз бирде. Аерым алганда, 2013 елда узачак Универсиада өчен төзелеп килгән Олимпия авылындагы урыннарны, чара узгач, университет һәм башка уку йортлары арасында бүлү, спорт комплексын Даурия урамында булдыру мөмкинлеге турында әйтте.


1 сентябрь, 2009 ел.