Вакыйгалар хроникасы


И.Шувалов: “Конкуренция өлкәсендә сәясәт хокук бозуларга каршы көрәшкә генә кайтып калмый”

Казан Россия һәм чит илләрнең конкурентлык ведомстволары, халыкара оешмалар, хокук саклау, суд органнары, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый һәм эшлекле даирә вәкилләрен бер мәйданга җыйды. 1 сентябрь көнне “Корстон” комплексында БРИК илләре (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай) яклавы астында Конкуренция мәсьәләләре буенча халыкара конференция ачылды. Беренче тапкыр оештырылучы әлеге масштаблы чара югары үсештәге икътисад шартларында конкуренцияне үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышлана. Бүген аны ачу тантанасында РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, Һиндстанның Конкуренция буенча комиссиясе рәисе Данендра Кумар, КНР ның Дәүләт сәүдә-сәнәгать административ идарәсе министры Жу Бохуа, Бразилия Финанс министрлыгының икътисади мониторинг буенча секретаре Антонио Энрике Силвейра, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Соңгы ун елда Бразилия, Россия, Һиндстан һәм Кытай дөнья икътисадында мөһим роль уйный. БРИК атамасы беренче тапкыр 2003 елда Американың “Голдман Сакс” инвестиция компаниясе докладында дөнья күрә. Анда бу атама тулай эчке продукт җитештерү күләмнәре аеруча динамик үсештә булган дөньяның 4 иле икътисадын билгеләү өчен кулланыла. Докладта бу илләр икътисадларына зур үсеш перспективалары юрала. Бүгенге көндә исә БРИК төркеме шушы 4 ил белән генә чикләнеп калмыйча, дөнья сәясәтендә, икътисадында һәм финансларында сизелерлек роль уйнаган әйдәп баручы илләрне дә берләштерә. БРИК форматында беренче сәяси диалог моннан 3 ел элек узган иде. БМО Генераль ассамблеясенең Нью-Йоркта узган сессиясе кысаларында Россиянең ул чактагы Президенты Владимир Путин инициативасы белән Бразилия, Россия, Һиндстан һәм Кытай тышкы эшләр министрларының дүртьяклы тәүге очрашуы узды. Шул вакыттан алып үткән чор эчендә әлеге илләрнең тышкы эшләр, финанс министрлары очрашулары, әлеге дүртлеккә кергән илләр лидерлары һәм Хөкүмәтләренең мини-саммиты узды. Соңгысын быел Екатеринбург шәһәре кабул иткән иде. Ә конкуренция мәсьәләсенә багышлап әлеге форматта моңарчы очрашулар булмады.

Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Казан конференциясендә катнашучыларга РФ Президенты Дмиртий Медведевның сәламләвен ирештерде. Ил башлыгы бу чараның БРИК илләре икътисадлары үсешендәге төп проблемаларга багышлануын искәртә. Аның белдерүенчә, бу илләр зур табигый байлыкка, көчле фәнни һәм җитештерү потенциалына ия. Аның фикеренчә, әлеге өстенлекне глобаль кризисның илләр икътисадына тискәре йогынтысын киметү өчен кулланырга кирәк. “Бу илләр хезмәттәшлегендәге өстенлекле юнәлешләр арасында төп урынны ирекле конкуренция өчен шартлар тудыру алып тора. Биредә монополиягә каршы торуның нәтиҗәле механизмнарын булдыру кирәк. Ул бүгенге һәм кризистан соңгы чорда дәүләт мәнфәгатьләрен күздә тотарга тиеш. Казанда узучы конференция БРИК форматында хезмәттәшлек итүне киңәйтер, халыкара икътисади тотрыклылыкны ныгытыр”, -дип белдерә ил башлыгы үзенең сәламләвендә.

Игорь Шувалов исә, үз чиратында, монополиягә каршы сәясәтне коррдинацияләү буенча Россия дәүләт хакимияте органнарының соңгы вакыттагы эшчәнлегенә игътибарны юнәлтте. Бу - заман шартларына җавап бирерлек законнар булдыруда да ачык чагыла. “Россия сәүдә иреге, төрле илләр җитештерүчеләре арасында гадел көндәшлекне яклый. Бары шул шартлар сакланганда гына кризистан нәтиҗәле чыгып булачак”, дип ассызыклады Шувалов. БРИК лидерларының Екатеринбургта узган саммиты нәтиҗәләре буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьтә халыкара сәүдәнең, кризистан соң икътисадны торгызу өчен илләр икътисадына салынучы туры инвестицияләрнең мөһимлеге ассызыкланган иде. “Без барлык илләрне күпьяклы сәүдәнең тотрыклы системасын саклау, уңайлы инвестиция климаты будыру өчен бергәләп эшләргә чакырабыз”, - дип белдерә беренче вице-премьер.

Игорь Шувалов сүзләренчә, конкуренция Россиянең икътисади сәясәтендә төп юнәлеш булып кала. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, көндәшлек шәхси монополияләрдән генә түгел, ә дәүләт тарафыннан да яклауга мохтаҗ. “БРИК ка кергән илләр эшмәкәрләреннән конкурентлы тирәлек һәм бизнес өчен нәрсә аеруча куркыныч дип сорасак, алар, беренче чиратта, монополия яки картельләр дип түгел, ә чиновниклар монополиясе дип җавап бирәчәк. Биредә хакимият органнарының кайбер компанияләргә карата нигезсез өстенлекләр тудыруы турында сүз бара. Шуңа күрә Россиядә монополиягә каршы законнар формалаштырганда дәүләттән килүче монополистик тенденциягә каршы тору чараларына игътибар бирелде. Бу бик мөһим принцип һәм ул БРИК илләре өчен дә әһәмиятле”, дип саный Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. Аның белдерүенчә, хәзер БРИК илләренең монополиягә каршы органнарының төп бурычы - дәүләт һәм аерым эшлеклеләрнең икътисадка йогынтысын чикләү. “Алар бу өлкәдә тәҗрибә алмашу белән генә чикләнмичә, эшчәнлекләрен координацияләргә дә тиеш”, - ди ул.

Конкуркентлы тирәлек һәм сәясәт, Игорь Шувалов белдергәнчә, бүген ике үлчәмдә карала. Аның берсе эчке конкуренция булса, икенчесе - глобаль конкуренция. Конкурентлы сәясәттә монополиягә каршы көрәшне катгыйландыру беренче планга чыга. Бу өлкәдә эшчәнлек хокук бозуларга каршы көрәшкә генә кайтып калырга тиеш түгел, ди Шувалов. Аның фикеренчә, конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү сәясәтен дә булдыру зарур. Конкуренция үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру, киртәләрне киметү, инфраструктураны үстерү, инновацияләрне яклау - өстенлекле юнәлешләр әнә шулар булырга тиеш.


1 сентябрь, 2009 ел.