Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев һәм Абдуллах Гюль Төркиядә очрашачак

9 сентябрь көнне Төркия ягы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль телефон аша әңгәмә корды.

Иң элек ике Президент быелның февраль аенда Казан Кремлендә узган очрашуда алган хис–кичерешләре белән уртаклашты. Ул чагында Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев чакыруы буенча Россиягә рәсми визиты кысаларында Татарстанда булган иде. Очрашуда ике республика арасында сәүдә–икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү буенча кайбер чаралар билгеләнде, алар бүгенге көндә уңышлы гамәлгә ашырыла. Әңгәмә барышында хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча кайбер мәсьәләләр кузгатылды. Татарстан һәм Төркия Президентлары фикеренчә, алар Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасындагы үзара хезмәттәшлекне үстерүгә гаять зур өлеш кертә.

Абдуллах Гюль Казанда җылы каршы алганы өчен Минтимер Шәймиевкә тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде. Минтимер Шәймиев ике кардәш халыкның дуслыгы төрки халыклар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

Абдуллах Гюль Татарстан Президентының Төркиягә ял итәргә барырга җыенуы хакында белүен әйтте һәм аны хатыны белән ял иткән вакытта Истанбул яки Әнкарада очрашырга чакырды. Минтимер Шәймиев Төркия башлыгының тәкъдимен кабул итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, күптән түгел генә Татарстан һәм Төркия Президентлары изге Рамазан ае башлану уңаеннан бер–берсенә котлау телеграммалары җибәргән иде.


2009 елның 9 сентябре