Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Владимир Путин белән очрашты

9 сентябрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Премьер-министры белән очрашты. Очрашу барышында Владимир Путин Татарстан Президенты белән төбәктәге социаль-икътисади хәл, шулай ук Казанда Универсиада – 2013 уздыруга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, федераль бюджеттан Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек эшләренә өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. “Мин 2009 елда Универсиадага әзерлек эшләренә өстәмә рәвештә 4 миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иттем”, – дип белдерде В.Путин.

Үз чиратында, Минтимер Шәймиев РФ Премьер–министрына әзерлек эшләре хакында бәян итте, Владимир Путинны әлеге вакыйгага әзерлекнең барышы белән танышырга чакырды. “Барлык объектларда да эш тоткарлыксыз бара, бернинди арадашчылар да юк”, – диде М.Шәймиев.

Искәртеп узабыз, 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләре 70 процентка федераль бюджеттан финанслана. Хәзерге вакытта республикага федераль бюджеттан 6,98 миллиард сум акча күчерелгән.
Татарстандагы социаль–икътисади вәзгыятькә бәя биреп, ТР Президенты финанс кризисының республиканың социаль өлкәсендә алда фаразлаганга караганда азрак чагылыш табуын ассызыклады. Шуңа да карамастан, республика башлыгы: “Кризис – безгә яхшы эшләгән өчен җәза булып чыга”, дип белдерде һәм кризиска кадәр республикада икътисад яхшы темплар белән, “җитештерүгә басым ясап” үсеш кичерде, диде.

Республика башлыгы моннан берничә ел элек Владимир Путинның төбәктә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү белән ныгытып шөгыльләнергә киңәш итүен искә төшерде. Шуңа бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев Түбән Кама нефть химиясе комплексының беренче чираты инде 2010 елда ук файдалануга тапшырылачагын ассызыклады. Проектның бәясе 200 миллиард сум тәшкил итә.

“Бүген тәүлегенә 100 миллион сум акча үзләштерелә. Узган айда 3 миллиард сум үзләштердек”, – диде М.Шәймиев һәм тулаем алганда инде 70 миллиард сум акча үзләштерелде, дип өстәде.

“Татнефть” ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырылучы Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү проекты составында күкерт күп булган углеводород чималын нәтиҗәле эшкәртү бурычын хәл итәргә һәм чит илгә чыгарылучы нефтьнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Коплекс нефть эшкәртү, нефтьне тирәнтен эшкәртү һәм хуш исле углеводородлар нигезендә продукция җитештерүче нефть химиясе заводларын үз эченә ала.

Әлеге заводлар нефть эшкәртү продуктының 20 гә якын төрен җитештерәчәк.

Республика башлыгы шулай ук Татарстанда эшсезлекнең кимүе хакында хәбәр итте. “Дөрестән дә, эшсезлек тулаем ил буенча да кимеде”, – дип килеште аның белән Владимир Путин. Әмма РФ Премьер–министры моның сезонлы кимү икәнен искәртте.

М.Шәймиевнең сүзләренә караганда, халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү максатыннан эшләнгән Хөкүмәт механизмы Татарстанда нәтиҗәле эшли. Аерым алганда, төбәктә җәмәгать эшләренә 1,3 миллиард сум акча сарыф ителгән. “Икенче траншны 1 миллиард сум күләмендә алдык”, – диде Татарстан башлыгы.

Биредә ул “КАМАЗ”ны мисал итеп китерде. Анда 50 мең эшченең 17 меңе җәмәгать эшләренә җәлеп ителгән.

ТР Президенты якын киләчәктә Татарстанда сәнәгать производствосы үсешен дәвам итсә, республиканың кризистан чыгачагына ышаныч белдерде.


2009 елның 9 сентябре