Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты Владимир Киршинга генерал погоннары тапшырды

10 сентябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 2 класслы дәүләт юстиция киңәшчесе, Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Киршинга генерал погоннары тапшырды.

РФ Президенты 2009 елның 8 сентябрендә чыгарган 1018 нче номерлы Указы нигезендә 2 класслы дәүләт юстиция киңәшчесе В.Киршинга класс чины бирелде

Татарстан Президенты Владимир Киршинны котлады, күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


ТР Президентының Матбугат хезмәте, 2009 елның 10 сентябре