Вакыйгалар хроникасы


Ураза бәйрәме котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Мөселман дөньясында иң олы, иң изге бәйрәмнәренең берсе буларак Ураза бәйрәме изге Рамазан аеның төгәлләнүен белдерә. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр аркылы без рухи чисталыкка һәм яңарышка омтылабыз, үз гамәлләреңнең мәгънәсен аңлап яшәү киләчәккә өмет тудыра, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Шунысы куанычлы, Татарстанның мөселман өммәте рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, ул Ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм халыкка хезмәте белән яшь буынны тәрбияләүгә, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга ярдәм итә.

Татарстан мөселманнары алга таба да туган җиребездә тынычлык-иминлекне саклап, игелек-мәрхәмәт таратып, һәрбер кеше гомерен саклауга һәм яклауга өндәп халкыбызның рухи байлыгын арттырыр һәм дин тотучыларның бердәмлеген ныгытыр дип ышанам.

Ураза бәйрәме күңелләребезгә иман нуры иңдерсен, киләчәккә ышаныч китерсен. Барыбызга да шатлыклы һәм бәхетле тормыш насыйп итсен.

Сезгә чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек һәм муллык телим!

***

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне Ураза бәйрәме белән котлады.

“Мөселманнар бар игътибарын җан пакълыгына, иман ныклыгына юнәлткән, якыннары турында кайгырту, мохтаҗларга ярдәм итү кебек изге гамәлләргә күңел салган ураза ае әлеге изге бәйрәм белән тәмамлана. Мәхәббәт, игелек һәм киң күңеллелек чагылышы булган әлеге күркәм омтылышлар йөрәгебез түрендә һәрчак саклансын, аларның татлы җимеше буларак дөнья халыклары арасында тынычлык һәм татулык, хезмәттәшлек һәм бердәмлек урнашсын!

Бүгенге катлаулы заманда Россиядәге этнослар һәм конфессияләр арасында татулыкны, толерантлыкны һәм мәдәниятләр багланышының кабатланмас традицияләрен саклап калу һәм ишәйтү бик мөһим. Россия мөселманнары, Исламның тынычлык сөю һәм башка диннәргә хөрмәт кебек асыл кыйммәтләренә тугрылык саклаган хәлдә, киләчәктә дә күпмилләтле илебезне ныгытуга һәм үстерүгә лаеклы өлеш кертерләр, дип ышанам.

Әлеге нурлы бәйрәм көннәрендә Сезгә һәм Россиянең барлык мөселманнарына исәнлек-саулык, бәхет, күңел көрлеге һәм барлык игелекле башлангычларның тормышка ашуын телим”, - диелә республика башлыгының телеграммасында.

***

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковны Ураза бәйрәме белән котлады.

“Мөселманнар ихлас күңелдән изге гамәлләр кылып, тәкъвалыкта уздырган Рамазан ае тәмамланды, Ходай рәхмәте белән янә Ураза гаете җитте. Бу олуг бәйрәм Татарстан мөселманнарына җан тынычлыгы китерсен, үз көчләренә ныклы ышаныч, республикабыз һәм халкыбыз мәнфәгатьләрендә армый-талмый эшләү, илһамланып иҗат итү өчен бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм дәрт бирсен. Татарстан Республикасы мөселман өммәте җитәкчесе буларак, Сезнең эшчәнлегегез киләчәктә дә җәмгыятебезнең югары рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм идеалларын ныгытуга, Татарстанда төрле конфессия вәкилләренең элек-электән янәшә тату яшәве традицияләрен үстерә баруга юнәлтелер, дип ышанам”, - диелә республика башлыгының телеграммасында.


ТР Президентының Матбугат хезмәте, 18 сентябрь, 2009 ел