Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Болгарда “Казан каймасы” истәлек билгесенә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Болгарда күчмә киңәшмәдә катнашучылар – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан, Болгардагы “Казан каймасы” истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.

Бөек Ватан сугышы вакытында дошман тылга кермәсен өчен саклану чикләре төзелә. Татарстан территориясендә саклану чиге Казан тирәли ярымбоҗра булып урнаша- Покровское авылыннан Ормар станциясе, Кайбыч һәм Апас аша Куйбышевка таба ( хәзер Болгар) уза.

Саклану корылмаларының төзелеше Татарстан тарихына үзенең батыр һәм фаҗигалы вакыйгалары белән кереп калган. Барлыгы танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 50 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла. 1941 елның уртасында төзелештә 1107 кеше катнаша, нигездә алар авыл халкы була. Ачлык һәм суыкларга карамастан, иң гади хезмәт кораллары белән, кешеләр үзләренең бар көчләрен, батырлыкларын туплап, дүрт ай эчендә илнең Оборона Дәүләт комитеты йөкләмәсен үтиләр.

Төзелеш эшләре 1942 елның 11 февралендә тәмамлана, “Казан каймасы” Идел буе төбәгенә фашист гаскәрләре куркыныч янаганда даими рәвештә сугышчан әзерлектә торган.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан “Казан каймасы” истәлек билгесен Спас, Апас, Яшел Үзән районнарында төзү турында карар кабул ителә. Спас районында истәлек билгесе 2014 елда төзелә һәм тантаналы рәвештә ачыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте