Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм парадында катнашты

Бүген Казанда Ирек мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм парады узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Театрлаштырылган пролог барышында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы  Герое Муса Җәлил тормышының төп дәверләре күрсәтелде. Быел аның тууына 110 ел тулды. 

Тантананың рәсми өлеше Җиңү Байрагын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды. Аннары Мәскәүдән Кызыл мәйданнан Җиңү Парадының турыдан-туры трансляциясе күрсәтелде. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән россиялеләрне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.  

Аннары Россия Федерациясе Дәүләт гимны яңгырады.

Шуннан соң Ирек мәйданындагы сәхнәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.   

“Дүрт ел буена безнең ата-бабаларыбыз бу көнне якынайтканнар. Гаять зур көч куеп, совет солдаты җиребезне фашизмнан коткарган һәм Рейхстагка халкыбызның һәм аның җиңелмәс армиясенең батырлыгы, каһарманлыгы символын – Җиңү Байрагын кадаган. Бу авыр һәм геройлык чагылышы  булган көннәр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сугыш миллионлаган гомерләрне өзгән һәм һәр гаиләдә һәм кешеләр күңелендә төзәлмәслек яра калдырган. “Үзенең гомере бәрабәренә Илебез азатлыгын саклап калганнар алдында башыбызны иябез. Геройларга мәңгелек дан!” - диде ул.

Сугыш шул чордагы һәркем өчен зур сынау булды, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма ул халык рухын сындырмады. “”Һәркем ышанды: «Безнең эш – хак эш! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!”. Бу ышаныч, хәзерге заманның катлаулы күренешләренә бирешмәскә өндәп, бүген дә безнең күңелләрдә яши. Без, җиңүчеләр буыны кебек үк, Илебез мәнфәгатьләрен якларбыз, җиребездә тынычлык һәм татулык хакына хезмәт итәрбез”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов ветераннарга мөрәҗәгать итте: “Бүген сезнең  адреска аеруча зур рәхмәт сүзләре яңгырый. Сезнең алда батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз, патриотизмыгыз өчен баш иябез”.

Татарстан Республикасы Президенты ветераннарга сәламәтлек, туганнары һәм якыннары белән аралашу бәхете һәм тыныч күкләр теләде. 

Шуннан соң Татарстан Дәүләт гимны яңгырады, Казан  хәрби училищелары вәкилләре, хокук саклау структуралары хезмәткәрләре, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, шулай ук хәрби һәм махсуслаштырылган техника, «ГАЗ-21» автоклубы автомобильләре тантанлы рәвештә мәйданнан узды.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте