Вакыйгалар хроникасы


Болгарда “Изге Болгар җыены” бәйрәме кысаларында булачак Болгар Ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу тантанасы узды

Бүген Болгарда “Изге Болгар җыены” кысаларында булачак Болгар Ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу тантанасы узды.

Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Метрополит Феофан катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Болгар җирлегендә берьюлы ике бәйрәм булуын билгеләп үтте. Аның беренчесе Ислам динен рәсми кабул иткән көн булса, икенчесе исә Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу. "Безнең бурыч - динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу. Соңгы елларда монда күп нәрсә эшләнелде", - диде республика җитәкчесе һәм әлеге изге урынны торгызуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Зур рәхмәтләрен ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына юллады, тантана алдыннан Болгарда төзелә торган кунакханәне карауларын хәбәр итте. "Бу мөселманнар гына түгел, безнең бөтен кунакларыбыз да килә торган урын булачак. Иң мөһиме - безнең, илебезнең динлелеген саклап калу. Моның өчен без лаеклы белем бирү йорты булдырырга тиеш. Кызганыч, йөз ел эчендә без бик күп нәрсә югалттык. Безнең тарихыбызда бөтен дөньяга танылган татар мөселман галимнәре күп булган. Кызганыч, ул вакытлар инде узган", - диде һәм бүген нигез салыначак академиянең эш максаты лаеклы дин әһелләре әзерләү икәнен ассызыклады.

"Бүген дөньяда җиңел вакытлар түгел, бигрәк тә ислам динендә. Шуңа да без тынычлык һәм татулыкта ничек яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Ата-бабаларыбыздан күчкән гореф-гадәтләр шул тынычлык нигезе булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм җыенда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләде.

Игорь Баринов бу урынны гаҗәеп тарихи урын дип атады. "Мондый проектлар Татарстан өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим. Аларның мөһимлеге - илкүләм мәсьәләләрне хәл итүдә, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны урнаштыруда, дини каршылыклар китереп чыгармауда, безнең халыкның бердәмлеген ныгытуда һәм илнең халыкара дәрәҗәсен күрсәтүдә", - дип ассызыклады һәм дини белем бирү проектларының нәкъ менә хәзер кирәклеген билгеләп үтте.

Алга таба тантанада катнашучыларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. "Елдан-ел безнең очрашуыбызның эчтәлеге байый, үзара аңлашу һаман киңәя. Тагын да уңайлы шартлар тудырабыз, бу юнәлештә эшләр бара. Әле шушы көннәрдә генә Иделгә чыга торган юлда тирәнәйтүләр ясадык. Хәзер зур теплоходлар, кайсы яктан гына килсәләр дә, Болгарның изге җирләрен күрә алачак", - дип хәбәр итте.

Академиягә килгәндә, Дәүләт Киңәшчесе аның бөтен шартлар тудырылган комплекс булачагын билгеләп үтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанага килүчеләргә Аллаһ сүзләрен җиткереп, гыйлем эстәүнең һәр мөселман өчен фарыз гамәл булуын ассызыклады. "Бу академиябез гыйлем үзәге булачак, гыйлемебезне бөтен дөньяга таратачак. Болгар ислам академиясен булдыру юлында барча тырышлыкларыбыз уң һәм бәрәкәтле булсын", - дигән теләкләрен ирештерде мөфти.

Тәлгать Таҗетдин чыгышында: "Бүген без Аллаһның "Укы" дигән аятен тормышка ашырабыз. Ата-бабаларыбыз борынгыдан мәчет янында мәдрәсә салган. Бүген дә бу гадәтебез бар, Аллага шөкер", - дип шөкер кылды.

"Изге Болгар җыены" кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңарчы аның эчтәлеге укылды. Истәлек капсуласы салынганда, бар халык тәбарәк әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирү югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар - квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистрлар һәм докторлар. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов “Кол Гали” кунакханәсе төзелешенең барышы белән танышты, Болгар цивилизациясе музеен карады, Идел яр буенда йөрде.

Аны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры-ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас районы башлыгы Камил Ногаев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов озата йөрде.

"Изге Болгар җыены" өйлә намазы белән тәмамланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, “Татар-информ” МА