Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев “Россия - Ислам дөньясы” төркеме утырышында катнашты

Бүген Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов катнашында “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-минстры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.

Утырыш башланганда Төркем эше кысаларында РФ Үзәк банкы һәм Ислам үсеш банкы арасында, шулай ук Ислам үсеш банкы һәм Татфондбанк, Ислам үсеш банкы һәм Внешэкономбанк, Ислам үсеш банкы һәм Россия саклык банкы арасында үзара аңлашу турында меморандумнар имзаланды.

Төркем әгъзалары эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен очрашуларны ел саен уздыруны планлаштыра.

Утырышта катнашучылар Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен югары бәяләделәр һәм Мәскәү алга таба да төбәктә тотрыклыландыручы ролен уйнар һәм мөселман халыклары белән барлык дәрәҗәдә элемтәләрне тирәнәйтер дигән ышаныч белдерделәр.

Төркемнең барлык әгъзалары Россиягә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыл каршы алуы һәм форум эшен бик яхшы оештырганы өчен рәхмәт белдерделәр.

Утырыш тәмамланганда Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. “Без бик зур рәхмәт белдерәбез, чөнки сез дөньяның барлык читләреннән килгәнсез һәм безнең өчен сезнең теләкләрне, тәкъдимнәрне, дөньяда барган вакыйгаларга, Россиянең күп милләтле, күп конфессияле дәүләт буларак ислам дөньясындагы роленә сезнең бәяне ишетү бик мөһим. Проект уңышлы бара, әмма күп эшләргә кирәк, безгә тынычланырга иртәрәк әле. Без тәҗрибә туплыйбыз, ләкин яңа проблемалар чыгып тора. Безгә тагын да акыллырак булырга кирәк”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев барлык катнашучыларны иртәгә башкалада узачак Сабантуйга чакырды. “Сабантуй – бөтен халык бәйрәме, сез безнең халыкны, традицияләрне, безнең тормышта нинди булуыбызны күрерсез”, - дип ассызыклады.  Ул шулай ук барлык утырышта катнашучыларны киләчәк Рамазан бәйрәме белән котлады.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте