Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унсигезенче утырышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты. 

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәмметшин алып барды.

Беренче мәсьәлә җәмәгать судьяларын сайлау булды.  

Бүген депутатлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кашындагы Баш архив идарәсен Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты керткән тәкъдимне хупладылар.

Шулай ук ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышында, Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә, “2015 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” Татарстан Республикасы законы проекты тәкъдим ителде. Төп докладтан һәм фикер алышулардан соң, закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Президентына имзалау өчен җибәрелде. 
 

Бүгенге утырышта 2015 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджет  үтәлешенә йомгак ясалды, “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында”гы закон проектын өченче укылышта кабул ителде. Закон  проектын  ТР Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәкъдим итте.  

Депутатлар “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законын,   “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”  тулаем кабул иттеләр.         

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Балигъ булмаганнар  эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Васил Шәйхразыев шушы комиссия эшчәнлеге турында чыгыш ясады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.