Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев РФ Федераль Собраниесенең Хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе һәм Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе әгъзалары белән очрашты

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ Федераль Собраниесенең Хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе һәм Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе әгъзалары белән очрашты.  

Анда Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе рәисе урынбасары Эрмине Нагдалян, Әрмәнстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Есаян, Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе фракцияләре әгъзалары катнашты. Россиядән – ФС Федераль корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзаидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитет әгъзасы Николай Рыжков, Россия Федерациясенең Әрмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, РФ ФС комитетлары әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстандагы әрмәннәр җәмгыяте вәкилләре катнашты.

“1990 елларда миннән еш кына сорыйлар иде: Татарстан – күп милләтле республика, анда дини һәм милли җирлектә низаглар чыкмый, производство сакланган, үсеш дәвам итә. Бу ничек шулай һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Мин Шәймиевне саклагыз дип җавап бирә идем, - дип хәтирәләр уртаклашты Николай Рыжков. - Хәзер Татарстан үсеш алуын дәвам итә. Монда республиканың элеккеге һәм хәзерге җитәкчелеге, төрле дәрәҗәдәге хакимиятләр арасында низаг булмау зур роль уйнады. Бер-береңә ярдәм итү, киң күләмле бурычлар өстендә бергәләп эшләү бар”, - дип стәде ул.

“Хәзер берьюлы берничә бәйсез төркем оештырылган, аларның бурычы – Россия икътисадының торгынлык хәлендә булуын аңлау һәм киләчәк үсеш өчен нинди мөмкинлекләр булуын ачыклау”, - дип билгеләп үтте Рыжков. Шундый комиссияләрнең берсе Федерация Советы каршында оештырылган.

“Без Рөстәм Миңнехановны комиссия эшендә катнашырга чакырабыз. Ул Татарстан үрнәге мисалында тәҗрибә уртаклашыр иде”, - диде ул.

Парламентара комиссия рәистәше республиканың төбәк тарихын саклауга мөнәсәбәтен дә билгеләп үтте. Бу мөһим, дип ассызыклады ул.

Парламентара комиссия әгъзалары Россия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләрне үстерү турында бүген кич фикер алышмакчы. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.

Очрашудан соң кунаклар Минтимер Шәймиев белән бергә Болгар шәһәренә юнәлделәр.


"Татар-информ" МА