Вакыйгалар хроникасы


Казанда IV республика ифтары узды

Бүген “Kazan-Arena" стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте.

Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр шактый булды. Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә күп иде.

Кунакларны кичке 6дан кертә башладылар.

Кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чарага җыелганнарны Рамазан ае белән котлады, берничә истәлекле вакыйганың бер көнгә туры килүен билгеләп үтте.

“Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне. Моннан тыш, Рамазан аеның 17 көненә ислам тарихындагы хәлиткеч вакыйга туры килә. Бу – Бәдер сугышы башланган көн. 22 июньдә бөтен дөньяда Хәләл көне дә билгеләп үтелә. Ифтар – ата-бабаларыбыз рухына дога кылу һәм изге гамәлләр кылуда берләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын”, – дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга.

Алга таба ифтар кунаклары республиканың күренекле дин әһелләре вәгазьләрен тыңлады.

ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләгә ихластан ышанган кешеләрнең генә ураза тота алуын искәртте.

Кояш байый башлау белән, ифтар кунаклары стадион газозына төште. Иң элек Бөек Ватан сугышы корбаннары рухына дога кылынды, алар турында хәтер яңартылды. Су белән авыз ачкач, җәмәгать намазы башланды. Намаз ТР мөселманнары Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан башлап укылды. 

Намаздан соң мәҗлес башланды.


"Татар-Информ" МА