Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев археология ветераны Наталья Аксенованы Археологлар көне белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика археологиясе ветераны Наталья Аксенованы Россия археологларының рәсми булмаган һөнәри бәйрәмнәре – Археологлар көне белән котлады.

“Яңарыш”фондының Рәхмәт хатын, Минтимер Шәймиев исеменнән чәчәкләр һәм бүләкне Наталья Аксеновага ТРның Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тапшырды.

Наталья Аксенованы шулай ук Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков котладылар.

Наталья Аксенова игътибары өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.

Ул сугыштан соңгы еллардагы Болгардагы казу эшләре, үзенең фәнни ачышлары, үзенең коллегалары турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Айрат Ситдиков сүзләренчә, Наталья Аксенова – Татарстан археологиясендә искиткеч кеше, хәзер ул 50 ел элек Болгарда эшләгән археологларның иң өлкәне.

“Ул Болгарда сугыштан соң, 1946 елда эшли башлый. Барлык фундаменталь фәнни археологик тикшеренүләр аның исеме белән бәйле, без бүген дә аның нәтиҗәләренә таянабыз. Болгар номинациясен ЮНЕСКОга тәкъдим итү өчен әзерләгәндә, аның барлык фәнни тикшеренүләре фәнни материалны әзерләү өчен нигез булды. Наталья Дмитриевна озак еллар буе Болгар музей-саклаулыгының фәнни эш буенча директор урынбасары булып эшләде, Болгарны саклауга бик күп көч куйды, аның гомере бу тарихи ядкәрне өйрәнүгә һәм саклауга багышланды. Болгар тарихын өйрәнгәндә студентлар да, галимнәр дә аның хезмәтләреннән файдаланалар. 90 елларда Казан Кремлендә казу эшләрендә актив катнашып, ул Казанның 1000-еллыгын билгеләүдә үзенең өлешен кертте”, - дип сөйләде Айрат Ситдиков.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте