Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев архимандрит Всеволодның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Раифа Богородица ирләр монастыренең архимандриты Всеволодның вакытсыз үлүе уңаеннан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның кайгысын уртаклашуын белдерде.

“Хөрмәтле архимандрит Всеволодның вакытсыз үлеме уңаеннан кайгы уртаклашам.

Всеволод бик күп игелекле эшләрне башлап җибәрде һәм Раифага тормыш сулышы өрде. Рухи эшләрдә армый-талмый эшләү, акыллылык һәм миһербанлык аңа Татарстаннан бик еракта да эчкерсез мәхәббәт һәм хөрмәт китерде.

Без бу авыр югалту кайгысын архимандритның барлык туганнары һәм якыннары белән бергә уртаклашабыз. Аның якты хатирәсе безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, – диелә Минтимер Шәймиевнең телеграммасында.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте