Вакыйгалар хроникасы


М. Шәймиев: "Татарстанда хәйриячелек дәвам итеп, ул яңа формалар белән баетылырга тиеш"

3 мартта Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы утырышы узды. 2009 елдагы хәйриячелек эшчәнлегенә йомгак ясалып, перспективалар билгеләнгән бу утырышта шулай ук ТР Премьер министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"4 ел элек республикада хәйрия традицияләрен яңартуга алынып, аңа формаль булмаган хәлдә якын килү җәмәгатьчелекнең аңын уятырга, бу эшнең күңел өчен башкарылуын аңлатырга ярдәм итте. Аның халкыбыз арасында торган саен күбрәк аңлау таба баруын бу юлда ирешелгән төп нәтиҗә дип саныйм", -дип белдерде Татарстан башлыгы. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, республикада алга таба да бу изге гамәлләр дәвам итеп, ул яңа формалар белән баетылырга тиеш. Татарстанның гамәлдәге Президенты үзенең варисы Рөстәм Миңнехановка Президентлык вазифасына керешкәч, Хәйрия эшләре буенча республика советын җитәкләүне тәкъдим иткән. Республиканың яңа Президенты моңа бик теләп алыначагын белдергән. "Бу- бик мөһим. Ул халык мәнфәгатләренә кагыла", - ди Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, ярдәм кулын сузу , игелекле гамәлләр кылу өчен бары теләк булуы кирәк. Ул күңел чакыруы булырга тиеш. Теләк булганда, һәркем хәленнән килгәнчә изге эшләр кыла ала, дип саный ул. Минтимер Шәймиев мисал итеп җәмәгатьчелекнең ярдәме белән торгызылган Кол Шәриф мәчетен, төзекләндерелгән Благовещение соборын атады.

Президент белдергәнчә, бүген изге гамәлләрне республикада тагын да җәелдерү өчен нәрсә эшләргә, шул хакта уйланырга кирәк. Бу аңлау булганда мөмкин эш. Мәсәлән, бүген америкалыларның 85 проценты хәйриячелеккә тартылган.

Төп доклад белән чыгыш ясаган Социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова Татарстанда 2009 елдагы хәйрия эшчәнлегенә йомгак ясап, бу изге эшне үстерү перспективаларын бәян итте. Хәйрия эшчәнлеге буенча советның бүгенге утырышында шулай ук "2009 ел Хәйриячесе" республика бәйгесенең җиңүчеләренең исемнәре игълан ителде. Моннан тыш, укытуда кулланылучы махсус җиһазлар алу һәм каты авыру балаларны дәвалау өчен республиканың мәгариф, медицина учреждениеләренә гомуми бәясе якынча 8 млн. сумлык сертификатлар тапшырылды. Бу акчалар "Балаларга ярдәм ит" республика акциясе барышында җыелган һәм аларның зур өлешен аерым затлар күчергән.


2010 елның 3 марты