Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Халыкара форумында катнашучылар белән очрашты

Бүген кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе,  ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе Дмитрий Княжинский, РФ Тышкы эшләр министрлыгының тарих-документаль департаменты директоры Александр Кузнецов белән очрашты.

Очрашу алдыннан Минтимер Шәймиев кунакларга “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” федераль билгеләнештәге мәдәни-тарихи проектны күрсәтте, “Яңарыш” фонды ярдәмендә бу борынгы шәһәрләрдә алты ел эчендә эшләнгән эшләр турында сөйләде.

Дмитрий Княжинский билгеләгәнчә, ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе сыйфатында Казан форумында катнашу, ЮНЕСКО линиясе буенча аның өчен беренче чара. “Сезнең ЮНЕСКО белән төрле яклап хезмәттәшлек итүегез сөендерә. Бу ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиллеге эшчәнлеге өчен дә зур терәк булачак”, - диде ул. Шулай ук ул бу хезмәттәшлеккә һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге Успение соборы номинациясен ЮНЕСКО исемлегенә кертүдә ярдәм итәчәген ышандырды.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатулллин, ИКОМОС Россия милли комитетының вице-президенты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча проректоры, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурс үзәге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте