Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча киңәшмә уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Зур Кызыл урамында барган төзелеш мәйданчыгында башланды, анда төзүчеләр гыйбадәтханәнең тарихи фундаментын ныгыту эшләрен төгәлләп киләләр. Минтимер Шәймиев белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан төзеләчәк бинаның фундаментын карадылар.

Алга таба киңәшмә Богородицкий монастыреның Крестовоздвиженский чиркәве бинасында дәвам итте.

“Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү турында ТР Президентының Указы кабул ителгәч, без үз алдыбызга бурычлар куйдык. Академия төзелешен без тизрәк башкарырбыз, чөнки яңаны төзү җиңелрәк, эш график буенча бара һәм киләсе елга академиянең корпусы төзелеп бетәр дип уйлыйбыз. Әмма бу соборны яңадан торгызу – бик катлаулы бурыч. Без инде бер генә тарихи объект торгызмадык, бу елларда яхшы гына тәҗрибә җыйдык, шулай булса да, собор - катлаулы объект. 10 октябрьгә фундамент буенча эшләрне төгәлләргә кирәк, аннан соң кышкы эшләргә әзерләнү кирәк, кышкы вакытны да без югалта алмыйбыз. Эш графигы киеренке булачак, ләкин башкарып чыгарлык”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе митрополит Феофанга төзелеш эшләрен һәм проектның тормышка ашуын игътибар белән күзәтеп барырга вакыт табуы өчен рәхмәт белдерде.

Митрополит Феофан үзенең Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кириллга соборны яңадан торгызу буенча эшләрнең барышы хакында хәбәр итеп торуы турында сөйләде.

Киңәшмәдә ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР ФАнең А.Халиков исемендәге Археология исемендәге институты директоры Айрат Ситдыйков, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, “Евростройхолдинг+”  ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казилов һәм башка рәсми затлар катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте