Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советының егерменче утырышында катнашты

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.  

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Хисап палатасы рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, банклар, югары уку йортлары җитәкчеләре, иҗат  интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.  

Утырышны туры телерадиотрансляцияләү оештырылган иде. Интернет челтәрен кулланучылар өчен ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм ТР Хөкүмәте порталында трансляция барды.

Татарстан Президенты республикадагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тормышның төп аспектларын билгеләде. Юлламада Рөстәм Миңнеханов республика алдында торган максатларны һәм бурычларны белдерде.

Утырыштан соң ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистлар белән сөйләште.

“Республика Президенты барлык мөһим проблемаларны, эшләрнең торышын, кризис шартларында республика үсешендә күп уңай эшләрне колачлый алды. Бәхеткә каршы, озак сроклы инвестицияләр ярдәмендә, соңгы елларда вакыт-вакыт кабатланып торган кризислар республикада аз чыгымнар белән уза. Президентның бүгенге чыгышы – республиканың киләчәктәге үсеше өчен күтәренке күңел белән эшләргә яхшы юллама”, - диде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте