Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Юрий Лужковны 80 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев 2016 елның 21 сентябрендә Мәскәүдә Россия башкаласының элеккеге мэры Юрий Лужковны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Юбилей Four Seasons кунакханәсендә узды.

Минтимер Шәймиев Юрий Лужковка Татарстан Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлеге һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда сизелерлек өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасының дәүләт бүләге - “Дуслык” орденын тапшырды. Бүләкләү турындагы Указ 16 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган иде.

Минтимер Шәймиевнең котлавына республиканың атказанган артисты Динә Гарипова кушылды, аның башкаруындагы җырлар юбилярга һәм кунакларга бик ошады.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте