Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантанада катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантанада катнашты.

Бәйрәм белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

"Урып-җыю эшләре тәмамлангач, авыл хезмәткәрләрен, производство алдынгыларын, җитәкчеләрне, агросәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итүче партнерларыбызны бу залда җыю яхшы гадәткә әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу безнең нефтьчеләр дә, "ТАИФ" компанияләр төркеме дә - ягулыксыз авылларда эш бармый, - бу минераль ашламалар җитештерүче компанияләр дә, газ , энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр дә. Ләкин иң мөһиме - кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка производстволарда эшләүчеләр". 

"Сезнең хезмәтегез бик кирәк һәм әһәмиятле, сез - республикабыз таянычы, - диде Татарстан Президенты чыгышында. - Һәр илнең нигезе беренече чиратта авыл икәнен һәрвакыт әйтеп торабыз. Бу азык-төлек җитештерүгә генә кагылмый, әмма ул да иң мөһимнәренең берсе, чөнки азык-төлек белән тәэмин ителеш - бу беренче чираттагы мәсьәлә. Ләкин шуннан башка авыл - гореф-гадәтләр, мәдәният, телне саклаучы да әле - бу һәр милләткә кагыла".

Рөстәм Миңнеханов авыл кешеләренә, аларның хезмәте һәм аларның югары җаваплылыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

"Һәрберегезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, - диде ул. - Шундый катлаулы елда без 4 миллион 350 мең тонна бөртеклеләр уңышын, ике миллион тонна шикәр чөгендере, бер миллион ике йөз мең бәрәңге, 400 мең тоннага якын яшелчә уңышын җыйдык - бу сезнең хезмәт нәтиҗәсе - бу залда утыручыларның һәм хәзерге вакытта эш урыннарындагыларның да. Мин республика җитәкчелеге исеменнән хезмәттәшләрегезгә, хезмәт коллективларыгызга чын күңелдән рәхмәт белдерәм, авыл - иң әүвәл уникаль җитештерү ул. Шәһәрдә бөтен коллектив белән ялга китеп була - әйтик, заводта. Ә авылда һәр көнне хезмәт итү кирәк, һәр көнге игътибар һәм мәшәкать ул, без моны аңлыйбыз һәм югары бәялибез. Барыгызны да бәйрәм белән!"

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең бүген тагын бер бәйрәм - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз вазыйфасын башкарырга кала, "Бердәм Россия" партиясеннән РФ Дәүләт Думасына депутат булудан ул баш тарткан. Татарстан Президенты тагын бер кат аның республикага кирәклеген ассызыклады. Марат Әхмәтов тармакка, төбәгебезгә файдалы булачак.

Авыл хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы иҗади коллективлары катнашындагы концерт оештырылды. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте