Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре белән очрашты

25 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы белән очрашты. Очрашу башланыр алдыннан Ихсан оглы әфәнде Казан Кремлендәге истәлекле урыннар белән танышты, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборында булды.

Минтимер Шәймиев Әкмәледдин Ихсан оглыга республика өчен тарихи мизгелдә Татарстанга килгәне өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты аның Татарстанның Ислам конференциясе оешмасы илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерүдәге ролен югары бәяләде. "Сезнең ярдәм белән бездә Ислам конференциясе оешмасы белән конструктив хезмәттәшлек җайга салынды", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

"Мин Татарстанга тарихи мизгелдә килүемә шатмын - Минтимер Шәймиевнең Президент вәкаләтләрен демократик төстә тапшыруын күзәтү минем өчен зур мәртәбә", - дип белдерде Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре очрашудан соң журналистларга биргән интервьюсында. Ул шулай ук Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге Генераль директоры һәм Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре вазифасында аның Россия һәм Татарстан белән җылы мөнәсәбәтләре урнашуын билгеләп үтте. Искәртеп узабыз, Ихсан оглы әфәнде 2005 елның июнендә Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре сыйфатында Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасында катнашты.

"Бүген Минтимер Шәймиев белән очрашуда без Россия, Татарстан һәм Ислам конференциясе оешмасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсешенә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алыштык", - дип белдерде журналистларга Ихсан оглы.

ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры - ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов Татарстан һәм Ислам конференциясе оешмасы арасында Ислам конференциясе оешмасы илләре белән җылы мөнәсәбәтләр урнашуы хакында сөйләде. 1992 елдан 2010 елга кадәрге чорда Татарстан Президенты Ислам конференциясе оешмасының 14 әгъза-илендә булды. 2000-2009 елларда Татарстанның Ислам конференциясе оешмасы илләре белән сәүдә әйләнеше күләме 94 миллион доллардан 3,089 миллиард долларга кадәр артты. Ихсан оглы әфәнде белән дусларча мөнәсәбәтләр Татарстанга ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте Тимур Акулов.

Россия Федерациясенең Ислам конференциясе оешмасы каршындагы даими вәкиле Камил Исхаков вәкиллекнең эше башлангыч этапта булуын билгеләп үтте. Күптән түгел Ислам конференциясе оешмасы каршында даими вәкиллекне урнаштыру өчен бина сатып алынган. "Алдагы эш өчен нигез булдырылды, без эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез", - диде Камил Исхаков.


2010 елның 25 марты