Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Виктор Черномырдинның вафат булуы уңаеннан, аның туганнарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Виктор Черномырдинның вафат булуы уңаеннан, аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

“Виктор Степанович Черномырдин, олы шәхес арабыздан китте.

Илебез гражданнарының олы мәхәббәте һәм тирән хөрмәте – төрле дәүләт вазифаларында аның шәхесе һәм эшчәнлегенә иң югары бәя. Башка илләрнең дәүләт эшлеклеләре һәм эшлекле даирә вәкилләре дә аның сүзенә колак салды.

Үз позицияң булу һәм дәүләтнең язмышын хәл итә торган көннәрдә аңа тугры булып калу – көчле шәхеснең тәкъдире, шат күңелле, кешеләрне яратучы Виктор Степанович әнә шундый шәхес иде.

Мәрхүмнең уллары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, шуны әйтәсем килә, Виктор Степанович безнең күңелләрдә намуслы кеше һәм заманыбызның горурлыгы булып калачак”, - диелә Минтимер Шәймиевнең ТР Президентының матбугат хезмәте тараткан телеграммасында.



МА "Татар-информ", 2010 елның 3 ноябре