Вакыйгалар хроникасы


Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтына – 60 ел

19 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан университетта зур күләмле тантаналы чара үткәрелә.

Әлеге уку йортының факультетыннан үсеп чыккан институтның күркәм бәйрәменә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың элек шундый ук югары вазифаи урыннарында эшләгән Гомәр Усманов һәм башка рәсми кешеләр килде. Университет бусагасын атлап керү белән, олы кунаклар музейда булып, андагы экспонатларны карап йөрде. Университетның Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институты, ә Механизация һәм техник сервис институтының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультеты булган чагыннан алып, бүгенгә кадәрге тарихын, аның фәнни казанышларын, иҗади тормышын күздән кичереп, үзләренең эзләрен дә барлады. Г.Усманов, М.Шәймиев, республиканың хәзерге Президенты Р.Миңнеханов та – шушы институтның факультет чагында югары белем алган, илкүләм танылган шәхесләр. Университет музеенда алар хакында сөйли торган аерым стендлар булдырылган. Бер-берсен алыштырып, төрле елларда ректор җаваплылыгын үтәгән галимнәр (алар 18) стенды алдында баш иеп, үзләрен укытканнарны искә алып, яшьлек хатирәләрен барлап йөргәннән соң, М.Шәймиев һәм Г.Усманов музейның махсус истәлек китабына фикерләрен, котлау сүзләрен теркәде.

Актлар залындагы мөнбәрдә “механиклар” бәйрәме белән котлап сүз алган ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, күңелемдә җуелмас хатирәләрем бар, дип, заманында авырлык белән шушы уку йортына керә алган яшь авыл егете чагын, белем һәм тәрбия биргән укытучыларын, тормыш сабакларын хөрмәт белән искә алды, аларга рәхмәт чиксез сүзләрен җиткерде. Җиргә – төп байлыкка хезмәт итәргә кирәк, ә агротехника фәне – җир эшкәртүнең нигезе, дип билгеләп үтте ул һәм Татарстан Республикасы исеменнән институтка “КамАЗ” машинасы, 5 “ВАЗ” бүләк итте, аннан соң чыккан И.Халиков исә, җир мәйданнары никадәр киң булмасын, кеше куллары тимәсә, ул уңыш бирмәячәк, дип, тәгәрмәчле трактор алуга сертификат тапшырды. Казан дәүләт аграр университетының бүгенге ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов кулыннан институт директоры Булат Җиһаншин янә сертификат – ректорат исеменнән институтка компьютер классы бүләк ителү документы кабул итеп алды.

Элек КПССның Татарстан Өлкә комитеты беренче секретаре булган Гомәр Усманов чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген университет дәрәҗәсендәге әлеге уку йорты – кадрлар остаханәсе. “Үзем 1966 елдан бирле республика җитәкчелегендә булдым, эстафетаны Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов дәвам иттерде, димәк, Татарстан белән 4 дистә елдан артык биредә чыныгу алган кадрлар идарә итә”, - диде ул һәм хәзер республикага чимал чыгаручы булудан китеп, инновацион икътисад юнәлешендә эшләргә кирәк, дигән фикер белдерде.

Әлеге уку йортында белем алып, бүген муниципаль берәмлек башлыклары булып эшләүчеләр дә институтка буш кул белән килмәгән булып чыкты: төзелеш эшләре бару сәбәпле, алар банк аша финанс ярдәм күрсәтергә сүз бирде.

Аграр университет, аның Механизация һәм техник сервис институты хезмәт юлында югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләре, үзе тәрбияләгән 22 фәннәр докторы һәм профессорлары, 8 меңнән күбрәк белгеч әзерли алуы белән горурлана, диде чыгышында Җ.Фәйзрахманов. Аның фикерен җөпләп, Б.Җиһаншин юбиляр институтта бүген 9 белгечлек буенча 2 меңләп студент белем алуын, 11 факультет эшәвен, Россия Федерациясендә бердәнбер уку-күрсәтмә үзәгенә ия булуын, илкүләм танылу алуын, чит илләр белән элемтәләр урнаштырылуын басым ясап әйтте һәм, “Тулпар” спорт комплексы һәм стадион төзеп бирүләре, бүгенге бүләкләре өчен, Татарстан, университет җитәкчелегенә, кунакларга рәхмәт белдерде.



МА "Татар-информ", 2010 елның 19 ноябре




Шулай ук кара

Фоторепортажлар