Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: “Болгарда тарихи-мәдәни объектларны корылмалар ярдәмендә тышкы мохит тәэсиреннән саклау кирәк”

Казан Кремленың вәкиллекле корпусында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының 15 кешедән торган ведомствоара фәнни-методик эксперт советы төзелеп, бүген аның беренче урытышы узды.

Әлеге фондның Попечительлек советы рәисе, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә барган утырышта эсперт советы рәисе Казан федераль (Идел буе) университеты ректоры Илшат Гафуров, совет сәркатибе “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов, совет әгъзалары тәкъдим ителде. Фондның ведомствоара фәнни-методик эксперт советына исә тарих, сәнгать өлкәләре галимнәре, архитектура, реставрация белгечләре, вазифаи затлар һ.б.кергән. Алар арасында РФ Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы сәркатибе, Россия Бөтендөнья мирас комитеты президенты Григорий Орджоникидзе да бар.

Эксперт советы утырышына ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе Илгиз Зарипов, “Предприятиеләр, биналар һәм корылмаларны проектлау, хисаплау техникасы һәм информатика буенча баш институт” ААҖ техник директоры Адел Хөснетдинов һ.б. махсус чакырылган иде.

М.Шәймиев искәрткәнчә, республикадагы Изге Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге кебек уникаль истәлекле һәм тарихи-мәдәни урыннарны җимерелүдән саклар өчен, чаралар күрелә. Ләкин кылган гамәлләр тиешле югарылыкта булсын дисәк, алга таба эшләрнең методикасы һәм экспертлар бәяләмәсе кирәк була, дөрес, моңарчы да һәр адымны фән кешеләре белән бергә атладык, диде ул алга бурыч-максат куеп. Иң мөһиме – Болгарда реставрацияләнә һәм консервацияләнә торган тарихи объектларны саклау корылмалары ярдәмендә тышкы мохит тәэсиреннән саклау таләп ителә, ләкин, шул ук вакытта, алар күңелгә ятышлы, туристларны җәлеп итәрлек кыяфәттә дә булырга тиеш, дип басым ясап әйтте М.Шәймиев. Бу җөмләдә И.Гафуров, тарихи-мәдәни һәм торгызыла торган объектлар буенча бәхәс чыккан шәйдә, әлеге эксперт советы үзенең нигезле сүзен әйтергә тиеш була, дип искәртте.

Совет каралышына бүген Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгындагы хан сарае, ак пулат, җәмигъ мәчет кебек үтә мөһим өч объект өстенә явым-төшемнәрдән саклау корылмалары – түбә төзү, түбәдән аккан суны читкә җибәртү хәстәрен күрү, кайсыларының ян-якларын да тышкы факторлардан саклау өчен тотып алу кебек мәсьәләләр чыгарылды. Реставрацияләнәсе һәм консервацияләнәсе шушы объектларның, тарихилыгын саклаган хәлдә, саклау корылмалары ни рәвешле һәм нинди материалдан булырга тиешлеге хакында да сүз булды һәм аларның 2-3әр варианты каралды.

Җыеп кына әйткәндә, кайбер язма материаллар сакланса да, үкенечкә, барлык объектларның да башта ук нинди булганын төгәл генә белеп булмый, шуңа күрә, кул тиясе һәр объектны фәнни яктан нигезләнеп торгызу шарт. Экспертлар әйтүенчә, методика буенча, тарихилык белән хәзерге көндә эшләнәсе бер-берсеннән аерылып торырга тиеш, әйтик, корылма-элементлар төп нөсхәсеннән төсе, фактурасы яисә материалы буенча. Саклау корылмалары җиңел материаллардан (мәсәлән, түбә үтә күренмәле), бик гади итеп (проектларда челтәрле бизәкләр кулланылган) эшләргә кирәк, тарихи һәм инновацион мөнәсәбәтләр бер-берсенә каршы килерлек булмаска тиеш, гамәлләрне килештерү өчен эш мәйданчыгы булдыру таләп ителә, диелде. М.Шәймиев фикеренчә, шул ук вакытта, әйтик, хан сарае корылмасы гөмбәз астына кертелсә дә, объектның тыш-кыяфәте аның дәрәҗәсен ерактан ук чагылдырырлык булырга тиеш.

Бүген Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының ведомствоара фәнни-методик эксперт советы, М.Шәймиев тәкъдиме белән, саклау корылмалары төзелешенә тотынганчы, ЮНЕСКО экспертларын да шушы эшкә җәлеп итәргә, Изге Болгар объектларын ЮНЕСКО исемлегенә кертүне тәкъдим итәргә һәм моның өчен гыйнварның икенче яртысында аларны Болгарга алып барырга, дип килеште.


МА "Татар-информ", 2010 елның 23 ноябре