Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев доктор Хөссәен Хәмид Хәссән белән очрашты

24 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Дубай Ислам банкының «Dar AI Sharia Legal & Financial Consultancy LLC» консалтинг компаниясе идарәче директоры доктор Хөссәен Хәмид Хәссән белән очрашты.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев доктор Хөссәен Хәмид Хәссәнгә Татарстанга игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. “Без сезне ислам хокукын һәм мәгарифен үстерүгә, ислам финансларын камилләштерү һәм күп кенә илләрнең икътисадына нәтиҗәле интеграцияләүгә гаять зур өлеш керткән кеше буларак беләбез”, - дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев кунакка хәзерге вакытта республиканың нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше, заманча мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү өлкәсендәге эре проектларны гамәлгә ашыру өчен дөньяның финанс ресурсларын җәлеп итү буенча Көнбатышның күп кенә финанс институтлары белән җитди эшләве хакында сөйләде. “Бу елларда Россия ислам дөньясы белән якынаю юлында мөһим адымнар ясады, ул күзәтүче сыйфатында Ислам Конференциясе Оешмасы эшендә катнаша. Татарстанны ислам дөньясында тагын да яхшырак белә башладылар: без Ислам Конференциясе Оешмасы әгъза-илләре белән хезмәттәшлек итәбез, Ислам үсеш банкы белән эшлекле мөнәсәбәттә торабыз. Әмма, шуңа да карамастан, ислам банклары Татарстанда да, Россиядә дә аз тәкъдим ителгән. Кызганычка күрә, әлегә ислам финансларын илебез икътисадына җәлеп итүнең нәтиҗәле механизмнары җайга салынмаган. Бүгенге көндә ике якка да файдалы финанс-икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен сәяси һәм икътисади каршылыклар юк, барысы да уртак тырышлыктан тора”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Ул доктор Хәссәннең Казанга килүе бу юнәлештә алга таба зур адым ясарга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Доктор Хөссәен Хәмид Хәссән җылы кабул иткәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде һәм Казанга визитыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Көчле тарихи традицияләре булган, мәгариф системасы үсеш алган Татарстанны күрү минем күптәнге хыялым иде. Татарлар ислам динен үстерүдә зур роль уйнады. Татарстанның бүгенге көндә дә гасырлар дәвамында башкарган эшне эшләргә сәләтле икәнлегенә ышанам”, - диде ул.

Доктор Хәссән ислам финанс институтларын Ауропа илләре, Кытай, Малайзия, Һиндстан һәм Казакъстанга җәелдерү тәҗрибәсе һәм схемалары хакында сөйләде.


МА "Татар-информ", 2010 елның 24 ноябре