Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Е2:Е4 йөреше белән шахмат таҗына дәгъва итүчеләр матчын ачты

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм FIDE президенты Кирсан Илюмжинов Казанда шахмат матчларын ачып җибәрде. Дөньяның иң яхшы 8 гроссмейстеры 2012 елда Вишванатан Анананд белән шахмат таҗы өчен көрәшү хокукы өчен уйнаячак.

Минтимер Шәймиевкә 4 шахмат тактасында беренче йөреш ясау хокукы бирелде. ТРның беренче Президенты Кирсан Илюмжинов һәм Россия шахмат федерациясе идарәсе рәисе Илья Левитов ярдәмендә Е2:Е4 йөрешен ясады һәм 500 мең евролы приз фондлы чараны рәсми рәвештә ачык дип санарга мөмкин иде.

“Матчка дәгъва белдерүчеләрне бу чара ачылу белән котлыйм, - дип башлады сүзен Кирсан Илюмжинов. - Әзерлек һәм оештыру эшләре югары дәрәҗәдә, моның өчен Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә зур рәхмәт. Һәр катнашучы зур команда белән килгән, барысы да – туклану, яшәү шартлары һәм шәһәр югары бәягә ия. Партияләр сыйфаты да шул дәрәҗәдә үк югары дәрәҗәдә булачагына ышанам”.

Үз чиратында, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев: “Шахмат – спортның иң демократик төре. Безне кырыс көрәш көтә, дөньяның иң яхшы 8 гроссмейстеры бер урын өчен көрәшә, бу кызыксыну уятмый калмый. Мин FIDEга бу матчларны нәкъ Казанда үткәрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтле.”

Шулай ук Минтимер Шәймиев шахмат таҗына дәгъва итүчеләр арасында яраткан уенчысы да булуын билгеләп үтте, әмма беренче Президент аның исемен турнир тәмамлангач кына әйтәчәк.


МА "Татар-информ", 2011 елның 5 мае