Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев “Казанский Кремль. Белокаменный символ Татарстана” китабын тәкъдим итүдә катнашты

18 майда Казан Кремле музей-тыюлыгы “Манеж” күргәзмә залында “Казанский Кремль. Белокаменный символ Татарстана” китабын тәкъдим иттеләр. Бу Халыкара музейлар көненә багышланган чара ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узды.

ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева бу чарада катнашучыларның барысын да Халыкара музейлар көне белән котлады. Бу көн музей хезмәткәрләренең һөнәри бергәлеген хөрмәтләү мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте ул. Бәйрәмнең максаты – музейларга игътибарны арттыруга жәлеп итү. Бу көн дөньяның 150 илендә билгеләп үтелә.

“Татарстанның музей бергәлеге Россия хезмәттәшләре арасында абруйлы. Республикада күп кенә халыкара күргәзмә проектлары гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Минтимер Шәймиев бу чарада катнашучы республика музейлары җитәкчеләрен, шулай ук хезмәткәрләрен Халыкара музейлар көне белән котлады. “Илнең мәдәни һәм рухи тормышында, шулай ук дөньяви киңлектә дә – истәлекле вакыйга. Музейлар көнен зур бәйрәмгә әйләндерергә, күңел бәйрәме итәргә кирәк, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт киңәшчесе.

“Музейларның төрле юнәлештәге эшләре безне рухи яктан баета”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Республикада музейларның уңышлы эшләвенә килгәндә, барысы да чагыштырудан беленә, диде ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстан музейлары саны һәм сыйфаты, анда йөрүчеләр саны буенча иң яхшылар арасында. “Әмма мондый күрсәткечләр булган очракта да, безгә күп эшләр башкарырга кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстанның беренче Президенты.

Бүген республикада 127 музей учреждениесе бар. Ел саен музейларда 2 миллионга якын кеше була. “Республика музейларына йөрүчеләр саны даими арту куандыра. Соңгы мәгълүматларга караганда, узган ел музейга йөрүчеләр саны 12 процентка арткан”, - дип белдерде М.Шәймиев. Музей экспонатларын сакларга кирәклеген ассызыклап үтте ТР Дәүләт киңәшчесе. “Теләсә кайсы экспонатны югалту – бу гомерлеккә югалту”, - диде ул.

М.Шәймиев “Казанский Кремль. Белокаменный символ Татарстана” китабын чыгаручыларга рәхмәт белдерде. “Бу идеяне тормышка ашырган кешеләргә киләчәктә дә уңышлар телим”, - дип тәмамлады сүзен ТР Дәүләт киңәшчесе.

Үз чиратында, Зилә Вәлиева Татарстан музейлары килүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. “Музейларның инфраструктурасы үсеш алу әһәмияткә ия. Бүген Болгар һәм Свияжскидагы торгызу эшләре Татарстан музейларына йөрүчеләр санын тагын да арттырачак”, - диде З.Вәлиева.

“Бүген тәкъдим ителә торган китап Татарстан Президенты тәкъдиме һәм ярдәме белән нәшер ителде, - дип белдерде ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов.

“Логос” Нәшрият йорты генераль директоры Максим Андреев сүзләренә караганда, Казан Кремле турындагы китап өстендә елдан артык эшләгәннәр. Ул татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә 5,5 мең тираж белән чыккан.

Китапта М.Козловский, А.Тахавиев, А.Галимуллина, А.Богданов һ.б. фотолары кулланылган.
Китапны ТР Президенты Аппарты ярдәме белән “ТАИФ” компанияләре төркемнәре белән “Логос” Нәшрият йорты коллективы тыгыз элемтәдә эшләгән.
Китапның беренче нөсхәләре Казан университеты Тарих музее директоры Стелла Писарева, Биләр музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев, Казанның меңьеллыгы музее директоры Луиза Космылина, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм Иске Казан дәүләт тарих–мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы Рафил Җамалиевка бүләк ителде.


МА "Татар-информ", 2011 елның 18 мае