Вакыйгалар хроникасы


Киләсе җәй һәм көз Свияжски һәм Болгарны торгызуда хәлиткеч вакыт булачак

24 майда Кремльдә ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы: Свияжски утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре” комплекслы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә катнашучылар Болгар белән Свияжскида торгызу, төзү һәм төзекләндерү эшләре барышы буенча фикерләште һәм җәйге чорга бурычларны билгеләделәр, объектларны вакытында финаслау мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде.

Киләсе җәй һәм көз Свияжски һәм Болгарны торгызуда хәлиткеч вакыт булачак, шуңа күрә бүгенге көндә ике шәһәрдә дә эшләрне тулысынча башларга кирәк, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашты.



ТР Президентның матбугат хезмәте, 2011 елның 24 мае