Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев һәм К.Илюмжинов Гельфандка дөнья шахмат таҗына дәгъвачы кубогын тапшырды

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм ФИДЕ башлыгы Кирсан Илюмжинов бу көннәрдә Казанда узган шахмат таҗына дәгъвачылар матчларын тантаналы төстә япты.

Искәртеп узабыз, приз фонды 500 мең евро тәшкил иткән турнирда Израиль гроссмейстеры Борис Гельфанд җиңү яулады, ул киеренке көрәштә Александр Грищуктан көчлерәк булып чыкты. Нәкъ менә ул 2012 елда дөнья шахмат таҗы өчен Һиндстан гроссмейстеры Виши Ананд белән уйнаячак.

“ФИДЕ тарихында дәгъвачыларның чираттагы матчы төгәлләнде, Татарстан өчен ул тәүге уен булды. ТР җитәкчелеге исеменнән әлеге матчларны Казанда үткәрергә карар кылганнары өчен ФИДЕ советына рәхмәт белдерәсем килә, - дип башлады сүзен Минтимер Шәймиев. – Татарстанның спорт вакыйгалары белән гаҗәпләндереп булмый, әмма шахмат – ул акыл көрәше, һәм бу көрәшнең Татарстан җирендә узуы аеруча күңелгә якын. Безгә бирелгән уңай бәя хатын-кызлар арасындагы матчларның да Казанда узачагына өмет уята, анда якташыбыз Алисә Галләмова да катнашачак. Барлык шахматчыларга да зур рәхмәт. Сезнең алда, Борис, гаять зур бурыч – Виши Анандны җиңү бурычы тора. Ә сезнең, Александр, барысы да алда әле”.

ФИДЕ башлыгы Кирсан Илюмжинов үз чиратында болай дип ассызыклады: “Бүген тантаналы да, шул ук вакытта моңсу да көн. Казан әлеге борынгы уенны популярлаштыруда тагын бер үзәккә әверелде, шуның өчен сезгә зур рәхмәт. Биредә 3 май көнне беренче шахмат академиясенең нигезендә тәүге таш салынды. Өч атна дәвамында бөтен дөнья шахмат матчларын күзәтте, алар бик яхшы оештырылган иде. Финалга совет шахмат мәктәбе вәкилләренең чыгуы очраклы түгел. Ике атнадан соң Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ФИДЕ утырышы узачак, анда дөнья шахмат таҗы өчен көрәшнең кайда үтәчәге билгеле булачак”.

Тантана ахырында Минтимер Шәймиев һәм Кирсан Илюмжинов Израиль гроссмейстерына дөнья шахмат таҗына дәгъвачы кубогын тапшырды.


МА "Татар-информ", 2011 елның 26 мае




Шулай ук кара

Фоторепортажлар