Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев белән Мөнир Бушенаки Свияжски утрау - шәһәрчегендә булды

28 майда Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм төзекләндерү буенча Халыкара тикшеренү үзәге (ИККРОМ) генераль директоры Мөнир Бушенаки белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау–шәһәрчегендә булды.

Шулай ук утрауда РФ Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россиянең Бөтендөнья мирасы илкүләм комитеты президенты Игорь Маковецкий да булды. Кунаклар тарихи һәйкәлләрне торгызу эшләре барышы белән танышты.ИККРОМ башлыгы торгызу эшләре вакытында тарихи һәйкәлләрнең үзенчәлекле материаллары һәм элементлары саклана дип билгеләп үтте.

Тарихи һәйкәлләрнең элеккеге халәтен саклау өчен эшләр фәнни экспертиза узган проектлар буенча гамәлгә куела, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Мөнир Бушенаки тарихи һәйкәлләрне торгызу эшләренә югары бәя бирде. ИККРОМ генераль директоры һәйкәлләрнең тышкы һәм эчке кайбер элементларын калдырырга тәкъдим итте, бу туристларга биналарның ничә еллык икәнлеген күзалларга мөмкинлек бирәчәк дигән фикердә М.Бушенаки.

Кунаклар казна корылмалары комплексында музей-тыюлык экспозициясен карады. М.Бушенаки туристларны кызыксындыру максатыннан утрауда төрле мәдәни чаралар үткәрергә тәкъдим итте.

ИККРОМ генераль директоры фикеренә караганда, РФ Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре комиссиясе Свияжскида белгечләр өчен “тарихи мохитне ничек торгызырга” темасына багышланган халыкара семинар оештыра алыр иде. Минтимер Шәймиев мондый семинарны киләсе елда үткәрү мөмкинлеген карарга вәгъдә итте.

“Бирегә кешеләрне җәлеп итү өчен мәдәни мирасны файдаланырга һәм бу гаҗәеп урынны популярлаштырырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиевкә Мөнир Бушенаки. – Свияжски яхшы урында урнашкан. Сезнең тарихыгыз бар. Сезнең бирегә чит ил инвесторларын актив җәлеп итүче Президентыгыз бар”. “Свияжскида булу минем өчен зур горурлык”, - диде ИККРОМ генераль директоры.

Татарстан рәссамнары Мөнир Бушенакига Свияжскига сәфәр истәлеге итеп утрау ясалган картина бүләк итте.


МА "Татар-информ", 2011 елның 28 мае