Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Даши Намдаков үз сәнгатендә тарихны гәүдәләндерде”

1 июньда Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә танылган бурят рәссамы Даши Намдаковның күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева катнашты.

“Даши Намдаков үз сәнгатендә тарихны һәм бүгенге заманны гәүдәләндерде. Без баштан кичергән барлык нәрсәне аңлау өчен әлеге күргәзмәнең әһәмияте гаять зур. Дөнья цивилизациясе һәм без моңа шактый соңлап төшенәбез. Бу эшләрдә без бай тарихыбызны һәм фәлсәфәне күрәбез”, - диде М.Шәймиев күргәзмә кунаклары алдында ясаган чыгышында. Ул шулай ук Даши Намдаковның эшләрен бөтен дөньяда тануларын билгеләп үтте. Рәссамның күргәзмәләре төрле илләрдә зур уңыш белән уза. ТР Дәүләт Киңәшчесе рәссамга алдагы иҗади эшендә уңышлар теләде.

Розалия Нургалиева Даши Намдаковның тәүге күргәзмәсе Үзәк рәссамнар йортында 1998 елда зур уңыш белән узуы хакында хәбәр итте.

“Татарстанга инде күптән киләсем килгән иде. Биредә мине аңлаячакларын күңелем белән сиздем. Мин монда яңа коллекция алып килдем, андагы экспонатларның күбесен әле Россиядә күрмәделәр. Күргәзмә ачылышына килгән һәркемгә рәхмәт белдерәм”, - диде Даши Намдаков.

Күргәзмәне ачу тантанасында Минтиммер Шәймиев иртәгә рәссамның Болгарга экскурсиягә китәчәген билгеләп үтте. “Әлеге сәфәрдән соң сезнең яңа эшегез барлыкка килер дип уйлыйм”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. Үз чиратында, рәссам Татарстан анда зур кызыксыну уятуын һәм шунлыктан биредә яңа тема өстендә рәхәтләнеп эшләячәген әйтте.



МА "Татар-информ", 2011 елның 1 июне




Шулай ук кара

Фоторепортажлар