Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: «Эчке туризмны үстерү – безнең эш»

4 июль көнне Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә борынгы Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау- шәһәренә килүче туристларга транспорт хезмәте күрсәтү буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне ачып, Минтимер Шәймиев Болгарда һәм Свияжскида туристларны җәлеп итәрлек объектларның бик күп төзелүен билгеләп үтте. Шул сәбәпле, аның фикеренчә, су транспорты белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү зарур.

Киңәшмәдә «А.М.Горкий ис. Зеленодольск заводы» ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов чыгыш ясады. Ул хәзер Татарстанда яр буе сызыгының гомуми озынлыгы 19601 км булуын хәбәр итте. Республикада хезмәт күрсәтүче суднолар юлларының гомуми озынлыгы – 843 км. «Татфлот» ААҖ эскплуатацияли торган судноларның техник торышы, аның сүзләренә караганда, бик әйбәттән түгел.

Альтернатива сыйфатында ул Горький исемендәге Зеленодольск заводы җитештерүче һәм җитештерә алган берничә пассажир судносын тәкъдим итте.

Моннан тыш, Болгарда һәм Свияжскида елга вокзаллары анда хәтта дүрт палубалы теплоходлар тукталырлык итеп төзеләчәге билгеләп үтелде.
Минтимер Шәймиев тәкъдим ителгән проектларны игътибар белән карады, бүген шулай ук Казаннан Болгарга һәм Свияжскига кадәр суднолар узу мәсьәләләренә аеруча игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин тәкъдим ителгән судноларның барысы да үзенә күрә кызыклы булуын билгеләп үтте.

«Безнең Татарстанда пассажирлар суднолары җитештерелүе бик мөһим. Без бу мөмкинлекне берәүгә дә бирергә тиеш түгел. Без үзебезнең продукцияне тәкъдим итәчәкбез, туристларга хезмәт күрсәтү өчен үзебезнең суднолардан файдаланачакбыз», – диде Минтимер Шәймиев.


«Татар-информ», мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча, 2011 елның 4 июле