Вакыйгалар хроникасы


Дәүләт Советы Президиумы Болгар һәм Свияжскины торгызу барышы белән танышты

Республика парламенты депутатлары 5 июль көнне Казан – Свияжск–Болгар–Казан яңа туристлык маршруты салдылар. ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында Татарстанның ике тарихи изге урыны – Борынгы Болгар һәм Свияжск -утрау шәһәрен торгызу барышы тикшерелде. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин үткәрде.

Президиумның күчмә утырышы программасы Свияжскига барудан башланды, анда депутатлар Идел буенча теплоходта килде. Парламентарийлар бу утрауда дүрт ярым гасыр буена төзелеп килгән биналарны реставрацияләү барышын карадылар.

Болгарга килгәч, ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгы объектларында булдылар.

Президиум утырышын ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин Татарстанда булган уникаль архитектура, тарих һәм дин һәйкәлләренең мәдәниятара диалог өчен нигез булып торуын ассызыклап әйтте.Татарстан Республикасында дәүләт исәбендә 7000нән артык мәдәни мирас объекты тора. Аларның 1513 объекты – дәүләт саклавында. Татарстан халыклары мәдәнияте тарихында борынгы Болгар һәм Свияжск утрау- шәһәре аерым әһәмияткә ия.

Болгарда һәм Свияжскида эшләр барышы турында доклад белән ТР Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова чыкты. Хәзерге вакытта Болгар шәһәрендә 23 объект һәм Свияжск утрау шәһәрендә 28 объект реконструкцияләнә һәм төзелә. 2010 елда борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау шәһәре, тарих-архитектура һәйкәлләрен торгызу һәм реставрацияләү эшенә 1157 миллион сум акча тотылды, алар республика һәм федераль бюджетлардан бүлеп бирелде, шулай ук меценатлар, төрле оешмалар һәм гражданнар иганәләреннән җыелды.

Чара тәмамланганнан соң Минтимер Шәймиев һәм Фәрид Мөхәммәтшин җурналистлар белән аралашты. Сорауларның берсенә җавап биргәндә ТР Дәүләт Киңәшчесе, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда Болгарга килгән туристлар саны 2,5 тапкыр артты, дип билгеләп үтте. «Свияжскида туристлар саны өч тапкырга үсте. Туристлар агымы, бигрәк тә җәй айларында, туктап тормавына шигебез юк. Хәзер аларга бөтен шартларны булдырырга кирәк», - диде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Президиум әгъзаларының көн тәртибенә куелган мәсьәләне тикшерү процессына бик зур игътибар белән һәм кызыксынып керешүен аерым билгеләп үтте, бу Болгарны һәм Свияжскины торгызуның мөһимлеге турында тагын бер кат сөйли.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Туризм турында» республика законын эшләү һәм кабул итү зарур, дип саный.

Күчмә утырышта ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары, хакимиятнең башкарма һәм суд тармаклары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мөселман һәм православ руханилары катнашты.


ТР Дәүләт Советы материаллары буенча, 2011 елның 5 июле