Вакыйгалар хроникасы


Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары “Булгария” теплоходында һәлак булганнарның истәлегенә чәчәкләр куйдылар

“Булгария” теплоходы һәлакәте сәбәпләрен һәм шартларын тикшерү буенча хөкүмәт комиссиясе әгъзалары бүген Казан елга портында фаҗига корбаннары истәлегенә импровизацияләнгән мемориалга чәчәкләр куйдылар. Һәлак булганнарны искә алу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар килгән иде.

“Булгария” теплоходы һәлакәте корбаннары истәлегенә корылган импровизацияләнгән мемориал Елга вокзалының судно пассажирлары исемлекләре эленгән дивары янында корылган. Йөзләрчә кешеләр кичәге көннән алып аның янына чәчәкләр, шәмнәр һәм балалар уенчыклары куя.

Бүген Рөстәм Миңнеханов, Игорь Левитин, Минтимер Шәймиев, Илсур Метшин Елга вокзалы дивары янына чәчәк бәйләмнәре китерделәр һәм һәлак булганнарның истәлегенә бер минут тын тордылар.


Татарстан Республикасы Президентының Матбугат хезмәте, 2011 елның 12 июле