Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Зөядә сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл проектын хуплады

21 июль көнне Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тарафыннан үткәрелгән киңәшмәдә Зөя утрау-шәһәрчеге территориясендә сәяси репрессия корбаннарына мемориаль зона булдыруга бәйле мәсьәлә хакында фикер алыштылар.

“Әлеге мәсьәлә Зөянең катлаулы тарихы белән бәйле, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. – Бу хакта моңарчы сөйләргә ярамый иде, әмма хәзер дәшми калып булмый – утрау территориясендә репрессияләр тарихы ХХ йөзнең 30 нчы елларында түгел, ә 1918 елның августында башлана. Ул чагында Лев Троцкий Казаннан чигенгән Кызыл Армия полкындагы һәр унынчы кызылгвардиячене атарга боерык бирә”.

ТР Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы материаллары буенча, 1930-50 нче елларда утрау территориясендә һәм “Зөя” тимер юл станциясендә 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясе урнашкан булган, анда җинаять һәм административ маддәләр, шулай ук 58 нче маддә (советка каршы эшчәнлек, пропаганда алып бару) буенча кулга алынган кешеләр җәза срогы үтәгән. Зөя монастыре территориясендәге лагерь аша йөзләгән мең тоткын узган, аларның күпчелеге (СССР, Румыния, Австрия, Германия, Венгрия, Польша һәм башка илләрнең гражданнары) җинаять кылмаган.

Сугыш башланганда 3 меңнән артык кеше - 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясе һәм төрмә психиатрия хастаханәсе тоткыннары – ачлыктан үлә: алар кирәкмәгән “йөккә” әверелә һәм бу тоткыннарны ашатудан туктыйлар (аларның 900 е – ТАССР гражданнары). Бу кешеләрнең барысы да туганнары өчен хәбәрсез югалган дип санала, чөнки алар күмелгән көн һәм урын сер итеп саклана. Каберлекләрнең бер өлеше хәзер су астында калган, бер өлешен (100 гә якын кеше) эзләү отряды әгъзалары монастырь янындагы туганнар каберенә яңадан җирләде.

“Безнең бурыч - Зөя утрау-шәһәрчеген яңадан торгызганда утрау тарихындагы әлеге аянычлы сәхифәне дә онытмау, репрессияләнгән барлык кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә катнашучыларга һәйкәл проектының һәм аны кую урынының берничә варианты тәкъдим ителде.

Һәйкәлне агымдагы елның 30 октябрендә - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә ачарга карар кылынды. Моннан тыш, утрау тормышының әлеге сәхифәләре “Зөя утрау-шәһәрчеге” музее экспозициясендә чагылыш табачак, утрау һәм Зөя станциясе территориясендәге лагерьларда һәлак булганнарның тулы исемлеге Зөя утравы Хәтер китабында басылып чыгачак.


ТР Президентының матбугат хезмәте, 2011 елның 21 июле