Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуында катнашты. Очрашуда кичә РФ Үзәк сайлау комиссиясе раслаган 500гә якын кеше катнашты.

Очрашуда Владимир Путинның ышанычлы затлары булган Татарстан Республикасыннан өч вәкил: Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина һәм Чаллы укытучысы Лилия Фәттахова катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2012 елның 7 феврале