Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә Столыпин медален тапшырды

Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга рәсми сәфәре кысаларында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аңа РФ Хөкүмәте бүләген – Столыпин медален тапшырды.

“Сез Татарстан Президенты булган чорда төп тармаклар буенча республиканы үстерү юнәлешендә зур эш башкардыгыз. Казан яхшы якка үзгәрде”, - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте башлыгы һәм Шәймиевкә аның эшен дәвам иттерүче Рөстәм Миңнеханов өчен рәхмәт белдерде. “Безгә аның белән эшләве җиңел”, - диде Россия Премьер-министры.

Минтимер Шәймиев, үз чиратында, республикада эшләнгән күп нәрсәнең Владимир Путин ярдәмендә башкарылуын әйтте.

Белешмә өчен. П.А.Столыпин медале илнең социаль-икътисади үсешендәге стратегик бурычларны хәл итүгә, шул исәптән халык хуҗалыгының сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрендәге озак вакытка исәпләнгән проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүчеләргә тапшырыла.



"Интерфакс" мәгълүмат агентлыгы