Вакыйгалар хроникасы


ТР Дәүләт Киңәшчесе ветераннарны һәм хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Ватан сакчылары көненә багышланган тантана узды. Ватан сакчыларының төрле буын вәкилләрен – Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы ветераннарын , башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, ата-бабалары сайлаган юлны дәвам итүче яшьләр һ.б. котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков килгән иде.

Беренче булып тантаналы җыенны ачып җибәргән Казан Суворов училищесы директоры генерал-майор Александр Бородин ассызыклавынча, илне куәтле кораллы көчләрдән башка күзаллап булмый. “Александр Невский, Александр Суворовларның, Кызыл Армиянең сугышчылары һәм командирларының үлемсез батырлыгы халык хәтерендә мәңге саклана”, - ди ул.

Александр Бородин искәртүенчә, армия көчлерәк булган саен, дәүләт тә ныклырак була бара. “Россиялеләр көчле, яхшы җиһазланган, өйрәтелгән армиядән башка илнең бөек держава була алмаганын яхшы аңлый. Шуңа ил җитәкчелеге кораллы көчләрне модернизацияләү, яңарту курсын алды. Бу илдәге сәяси һәм социаль-икътисади үзгәрешләрнең аерылгысыз өлеше”, -дип искәртә ул. 2020 елга гаскәрләрдәге яңа коралларның һәм җиһазларның өлеше 70 проценттан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куела.

Александр Бородин Казандагы данлыклы Суворов училищесының, Казан танк училищесының кадрлар әзерләп илнең оборона куәтен ныгытуга зур өлеш кертүенә аерым тукталып, барлык хәрбиләр, аларның гаилә әгъзалары, персонал исеменнән Казан танк училищесын саклап калуда ярдәм күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерде.

Соңрак ветераннар һәм хәрбиләрне республика җитәкчелеге исеменнән Президент Рөстәм Миңнеханов котлады. Аның сүзләренчә, Ватан сакчылары көне төрле яшьтәге гражданнарны, төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштерә торган бәйрәм. “Тарих Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең бик күп мисалларын белә. Шулар арасынннан Бөек Ватан сугышы иң зур героизм белән аерылып тора. Бу җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Татарстаннан сугышка 700 меңнән артык кеше китеп, шуларның яртысына якыны яу кырларында башларын салды. Сугыш ветераннарына аерым рәхмәт”, - ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов, 2012 елда, республикада тарихи-мәдәни мирасны саклау елында, чараларны гамәлгә ашыру, тарихи һәм рухи традицияләрне, республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм телләрен үстерүгә хезмәт итәр, дигән ышаныч белдерде. Аның ассызыклавынча, тарихи-мәдәни мирасны саклау илкүләм бурыч. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Россия тарихы елы кысаларында быел 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгын билгеләп үтү дә символик әһәмияткә ия.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кораллы көчләр һәрвакытта куәтлелек һәм тотрыклылык терәге булды. “Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгы, әфган сугышы хәрбиләре кыюлыгы, террорчылыкка каршы һәм тынычлык урнаштыру операцияләрендә катнашучы солдат-офицерларның чыдамлыгы белән горурланабыз. Бу сакчылар сафында Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, башка гадәттән тыш хәлләрдә кешеләр гомерен коткаручылар да бар. Ил сагына, тыныч тормыш сагына басарга әзер булучыларга рәхмәтлебез”, - диде ул.

ТР Президенты Россиянең икътисади һәм хәрби яктан позицияләрен ныгытуын аерым ассызыклады, Татарстанда ил иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итүче предприятиеләрнең сакланып калуын искәртте. “Кораллы көчләрне яңа хәрби техника белән җиһазландыру үзен аклый, тик профессиональ әзерлекле солдатлар һәм офицерлардан башка иң заманча кораллар системасы да нәтиҗәле була алмый”, - ди ул. Аның белдерүенчә, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү, патриотизм хисе тәрбияләү гаиләдән, мәктәптән башланырга тиеш. Президент Татарстанда иң яхшы хәрби һәм хезмәт традицияләрен яңарту буенча системалы эш алып барылуга, Татарстан территориясендә урнашкан хәрби уку йортларына һәрвакыт ярдәм күрсәтелүенә, республикада кадет мәктәпләре челтәре үсешенә аерым игътибар юнәлтте.

“Дөнья тиз үзгәрә, тик тормышыбызда Ватанга, халкыңа мәхәббәт, гражданлык һәм хәрби бурычка тугрылык кебек кыйммәтләр сакланып кала”, -дип ассызыклады республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов армия һәм флотта хезмәт итүчеләрне, ветераннарны республика җитәкчелеге исеменнән Ватан сакчылары көне белән котлап, аларга сәламәтлек, оптимизм теләде. Республика башлыгы бертөркем хәрбиләргә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Соңыннан тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте.





ТР Президенты матбугат хезмәте