Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Алкен Иб Вилли белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ауропада Куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы вәкиле Алкен Иб Вилли белән очрашты.

Алкен Иб Вилли февраль башында Казанга Даниядан чит ил (халыкара) күзәтчесе буларак килде. Ул “Россия Федерациясе Президенты сайлаулары турындагы” Федераль закон нигезендә РФ Үзәк сайлау комиссиясендә аккредитацияләнгән.

Алкен Иб Вилли Минтимер Шәймиевка Татарстанда һәм Казанда алган хис-кичерешләрен белдерде. Ул Татарстанда Нидерландтан килгән хезмәттәше Фоорхюицен Виллем Генит Йан белән республика Үзәк сайлау комиссиясе, сайлауларга әзерлек һәм үткәрү комиссиясе эшчәнлекләре белән танышулары, сәяси партияләр вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ вәкилләре белән очрашулар үткәрүләре турында белдерде.

ТР Дәүләт киңәшчесе дәрәҗәле кунакка республикадагы демократик үзгәрешләр тарихы турында сөйләде, шулай ук РФ Президентына кандидат Владимир Путинның ничек һәм ник ышанычлы заты булуын аңлатты.

Минтимер Шәймиев белән Алкен Иб Вилли республикада сайлау алды компаниясе барышы буенча фикер алышты.

Очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Анатолий Фомин катнашты. 


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2012 елның 29 феврале