Вакыйгалар хроникасы


Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе ачылды

Бүген ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе белән очрашты. Әлеге модель табигый һәм мәдәни мирасны саклау проблемасына җәлеп итү максатын куя. Бу көннәрдә Казанда Яшьләр моделенең пленар утырышы уза.

Аларны РФ Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең Генераль секретаре Григорий Орджоникидзе, Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова, палата рәисе Евгений Ефимов сәламләде. Римма Ратникова ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзаларының яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча экспертлар икәнлеген, башка субъектларның яшьләр парламентаризмы өчен үрнәк булуын, закон проектларын эшләүдә катнашуын билгеләп үтте. “Безнең палата кысаларында сынап каралган бик күп идеяләргә Россиядә бүгенге көндә ихтыяҗ зур”, - диде вице-спикер.

Римма Ратникова узган атнада Казанда Европа-Азия берлеге төзелү мәсьәләсе буенча халыкара конференция үтүен билгеләп үтте. “Казанга Казахстан, Әрмәнстан, Украина һәм башка илләрдән кунаклар килде. Мин форум вакытында яшьләрнең активлыгына сокландым. Анда сүз яшьләрнең Евразия форумнарын уздыру турында барды. Аларның берсе Санкт-Петербургта уза. Чыннан да төрле илләрдән килгән яшьләрнең бер-берсе белән аралаша алуы, оешмалар төзүе, проектларны тормышка ашыруы һәм актив тормыш алып баруы бик яхшы”, - диде урынбасар.

Григорий Орджоникидзе мондый очрашуларның бик файдалы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Яшьләр модельләре сәяси, мәдәни, социаль-иҗтимагый процессларга йогынты ясый. “Яшьләр модельләрен булдыру идеясе бик кирәкле, чөнки илләрнең киләчәге – яшьләр кулында”, - диде ул. Яшьләргә тарихи мирасны саклау һәм алга алып бару бурычы куелуын хәбәр итеп. “Моның турында бөтен дөнья уйлый”, - диде Г.Орджиникидзе. Ул Яшьләр моделен ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы белән хезмәттәшлеккә чакырды.

ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Евгений Ефимов кунакларны палата эшчәнлеге белән таныштырып үтте һәм сорауларга җавап бирде.

Республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков Яшьләр моделе вәкилләрен Татарстан студентларының археология отрядларының “Яңарыш” фонды белән берлектә эшләвен һәм Болгарда, Зөя шәһәрчегендә казу эшләре алып баруы турында сөйләп үтте. “Бу эш үзенең яхшы нәтиҗәләрен бирә”, - дип ул иң мөһиме – хезмәт хакы һәм эш белән тәэмин итү түгел, ә яшьләргә рухи һәм мәдәни тәрбия бирү икәнлеген ассызыклап үтте.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2012 елның 2 июле.