Вакыйгалар хроникасы


Казанда шәһәрләрнең Евразия форумы ачылды

Бүген Казанда Шәһәрләрнең Евразия форумы ачылды. Әлеге халыкара чараны - Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Евразия бүлеге белән Казан шәһәре мэриясе оештырган.

Ратушада үткән ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы генераль секретаре Дени Рикар, Казан мэры, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы рәистәше, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы институты директоры урынбасары Рон Ван Орс, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнай, Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Саришвили һ.б. катнашты.

Казан форумы шәһәрләрнең заманча үсеше шартларында мәдәни мирасны саклау юллары турында фикерләшү мәйданы булачак. Анда, аерым алганда, халыкара аренада шәһәрләрне тагын да ныграк таныту, уникаль мәдәни һәм табигый һәйкәлләре белән сөендерүче шәһәрләрнең проблемаларын чишү, мәдәни туризмны үстерү мәсьәләләре каралачак. “Мирас һәм инновацияләр” дигән темага багышланган әлеге халыкара чара Россия, Украина, Беларусь, Үзбәкстан, Казакъстан, Молдова, Әфганстан, Пакистан, Непал, Малайзия, Индонезия, Һиндстан, Иран, Португалия, Кытай шәһәрләре мэрларын, Берләшкән Милләтләр оешмасы, ЮНЕСКО һ.б. халыкара оешмалар вәкилләрен бер мәйданга җыйды.

Форумны ачып җибәргән Казан мэры, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин сәламләү сүзен катнашучыларга чакыруны кабул итеп килүләре өчен рәхмәт белдерүдән башлады. ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасын саклау турындагы Конвенциясенең 40 еллыгын бәйрәм итү елында узуы форумның әһәмиятен тагын да арттыра дип саный, Казан мэры.

“Биредә уникаль мәдәни мирас һәйкәлләре табигый бәла-казалар, хәрби конфликтлар вакытында зыян күргән илләрдән мэрлар катнаша. Без, форумда катнашучылар, дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын кешелек тудырган байлыкны саклауга тагын бер кат юнәлтергә тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Илсур Метшин ааасызыклаганча, чараның Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклау елында узуы символик әһәмияткә ия. Форум матди-мәдәни мирасны саклау эшенә үз өлешен кертер, дигән ышанычта калды Казан мэры.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев үз чыгышында Казан шәһәренең һәм аның җитәкчелегенең Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасын, аның Евразия бүлеген оештыруда сизелерлек роль уйнавын искәртеп узды. Ул Казанның электән үк Евразия вакыйгалары үзәгендә булуына, Бөек ефәк юлы, Бөек Идел юлы кебек мөһим транспорт коридорында урнашуына, Татарстан башкаласының Евразия киңлегендә аерым урын алып торуына басым ясады.

Минтимер Шәймиев борынгыдан ук Татарстан җиренең үзенә генә хас төзү һәм хезмәттәшлек рухы белән сугарылуын, биредә мәдәниятләр һәм цивилизацияләр диалогы формалашуын, конфессияара һәм милләтара килешү ирешелүен аерым билгеләп үтте.

“Без Татарстанда бердәм катгый фикергә килдек: тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән дәүләт дәрәҗәсендә шөгыльләнү вакыты җитте. Шул максатларга ирешү өчен, республикада ислам һәм православие мәдәнияте үрнәкләре булган ике зур һәйкәлне - Борынгы Болгар белән Свияжски утрау-шәһәрен торгызу эшенә алындык. Югары таләпләргә җавап биргән дөнья стандартларына туры китереп торгызу аша бу тарихи һәйкәлләрне Татарстанда гына түгел, Россия дәрәҗәсендәге мәдәни һәм музей үзәкләренә әйләндерергә дигән амбицияле бурыч куйдык. Алар үзләренең әһәмияте буенча дөнья цивилизациясенең байлыгы һәм бизәге”, -ди Шәймиев.

Ул шушы масштаблы проектларныы гамәлгә ашыру өчен, моннан ике ел элек Татарстан Президенты Указы нигезендә “Яңарыш” республика фонды төзелүен, шушы вакыт эчендә зур эшләр башкарылуын сөйләде, кунакларның Болгар һәм Свияжскига сәфәрләре барышында моны үзләренә бәяләү мөмкинлеге туачагын искәртте. “Әлеге масштаблы яңарту эшләре блеән бөтен Россиягә сигнал бирдек” –ди Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе бу ике һәйкәлнең ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә дәгъва итүенә басым ясады. Аның ассызыклавынча, бу хыялның тормышка ашуы, беренчедән, Татарстанның халыкара абруен күтәрәчәк. Икенчедән Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергәч, бу объектларга дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары бермә-бер артачак. “ Дөнья буенча туристларның төп төркеме нәкъ менә Бөтендөнья мирасы объектларына агыла. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы бу исемлеккә кергәч, аны күрергә килүче туристлар саны берничә тапкырга үсте. Узган ел исә 1 миллионнан артты”, -дип белдерде Шәймиев.“ Туристлык сервисын дөрес итеп оештырганда, Казан, Свияжски, Болгар Татарстанның дөнья туризмы үзәкләренең берсенә әйләнүенә ярдәм итәчәк”, - дип саный ул. Минтимерр Шәймиев форумга нәтиҗәле эш теләде.

Форумда катнашучыларны шулай ук Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы генераль секретаре Дени Рикар, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы институты директоры урынбасары Рон Ван Орс сәламләде. Рон Ван Орс ЮНЕСКОның безнең шәһәрләр белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлеккә әзер булуын җиткерде.

Форум программасында каралган үзәк чараларның берсе -“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге генераль ассамблеясе. Ул бу минутларда Ратушада уза.

Шәһәрләрнең Евразия форумы эшен 8 июльгә кадәр дәвам итә.


IA "Tatar-inform", 6 July 2012.